24 апрель 2013 яңалыклары
-
Жиңү белән кайттылар
"Татарстан - яңа гасыр" иҗтимагый хәрәкәте призына шәһәр һәм авыл командалары арасында үткәрелгән республика ярышларының зона турнирында безнең волейболчылар беренче урынга лаек булды.
-
Надежда – чемпион!
Вожидан Надежда Москвичева 14 яшькә кадәрле спортчылар арасында армия кул сугышы буенча республика чемпионы исеменә лаек булды.
-
Выжловларның гаилә фермасы
Сергей Выжлов улы Александр белән ун еллап терлекчелек белән уңышлы гына шөгыльләнәләр, алар үз хуҗалыкларын үстерәләр. Күптән түгел генә дәүләт ярдәме белән 24 башка исәпләнгән гаилә фермасы төзегәннәр.
-
Илне саклау – мактаулы бурыч
Үткән атна ахырында быел яз армиягә чакырылган егетләргә багышланган бәйрәм үткәрелде. Соңгы елларда бу чара күркәм гадәткә әйләнде.
-
Күңелсез хәлләр
Кая ашыгалар икән... Көек авылы янында өч кеше утырган машина авариягә эләгә. "Тугызлы" машинасын йөртүче тизлекне нык арттырып, идарәсен югалта да, кюветка төшеп каплана. Машинада утыручылар барысы да тән җәрәхәтләре ала һәм аларны хастаханәгә озаталар. Тикшерүчеләр авариянең сәбәпләрен ачыклыйлар. Аздан гына өйне җимермәгән "Тугызлы" машинасын йөртүче агач йортны чак кына...
-
Табигатьне саклап, үткәннәрне өйрәнәләр
Шәһәрдәге 1нче урта мәктәп базасында яшь экологлар һәм туган якны өйрәнүчеләрнең "Җир-ана" дигән зона фәнни-практик конференциясе булды. Аны Балалар иҗат йорты оештырды. Конференция эшендә ТР Экология һәм табигый байлыклардан файдалану министрлыгының баш киңәшчесе Елена Гыйльмиҗанова, шулай ук Спас һәм Әлки районнары укучылары арасында экология һәм туган якны өйрәнү буенча конкурсларда...
-
Кадастр бәясе нәтиҗәләре турында
2010 елда "Россия Федерациясендә бәяләү эшчәнлеге турында"гы Федераль законга үзгәрешләр кертелде. Нәтиҗәдә милек хуҗалары һәм кызыксынган башка затларның күчемсез милек объектларының кадастр бәясе нәтиҗәләре белән килешмәү яки кире кагу мөмкинлеге барлыкка килде. Бәяләү эшчәнлеге турындагы закон буенча кадастр бәясен бәхәсле дип игълан итүнең ике ысулы бар. Шуның беренчесе - судта...
-
Эфирда – Болгар шәһәре
Балалар иҗат йорты базасында яшь радиосөючеләр клубы эшли башлады. Укучылар остазлары Сергей Козлов җитәкчелегендә бу кызыклы эшне һәм Морзе алфавитын тырышып өйрәнәләр. Моның өчен телеграф ачкычлары комплектын һәм антеннасын РОСТО (ДОСААФ) район оешмасы алып биргән. Күп кенә укучылар бу халыкара аралашу чарасын уңышлы өйрәнәләр. Мәсәлән, алар Америка, Африка, Антарктида белән...
-
Хезмәтләрен хөрмәтләп
Спас муниципаль районы Мактау грамоталары белән бүләкләнделәр: Әхтәм Нурвахит улы Вәлиәхмәтов, яшьләр эше, спорт һәм туризм бүлеге җитәкчесе, Баскаков Юрий Николаевич, башкарма комитетның төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалыгы бүлеге җитәкчесе. Аларның тырыш хезмәтләре һәм районда җирле үзидарәне үстерүгә керткән тырышлыклары әнә шулай югары бәяләнде.
-
Тукай бүген дә безнең белән
"И туган тел, и матур тел, әткәм-әнкәмнең теле…" - шәһәрнең балалар китапханәсендә әнә шундый чара үткәрелде. Ул Габдулла Тукайның туган көненә багышланды. Шәһәрдәге 2нче урта мәктәпнең башлангыч сыйныф укучылары шагыйрь биографиясенең кайбер яклары, "Тукай - татар шигъриятенең кояшы" дигән китап күргәзмәсе белән таныштылар, Тукай турында видеофильм, аның әсәрләренә нигезләнеп төшерелгән...
-
Бердәм ачык дәресләр үтәчәк
25-26 апрельдә янгын сүндерү часте базасында укучылар өчен ачык дәресләр үткәреләчәк. Дәресләр 30 апрельдә барлык белем бирү учреждениеләрендә тормыш иминлеге нигезләре курсы буенча үткәреләчәк Бөтенроссия ачык дәрескә әзерләнү кысаларында оештырыла. Дәреснең төп максаты һәм бурычы - укучылар арасында иминлек культурасын пропагандалау, төрле очракларда үз-үзеңне ничек тотарга кирәклеген өйрәнү, коткаручы һәм...
-
Халык ышанычын аклыйлар
Һөнәри бәйрәмнәре уңаеннан, Икмәк музеенда җирле үзидарә хезмәткәрләре һәм ветераннары очрашуы булды. Залга җыелган кешеләрне район башлыгы Камил Нугаев, ТР Президентының социаль мәсьәләләр буенча ярдәмчесе Татьяна Ларионова, ТР муниципаль берәмлек Советы секретаре Александр Барышев, Ульяновск өлкәсе Иске Майна шәһәр җирлеге башлыгы Анна Дворникова җылы сәламләделәр. Алар барысына да намуслы хезмәтләре...
-
Районның Җәмәгать советында яңа җитәкче
Бу атна башында район башлыгы Камил Нугаев җитәкчелегендә җәмәгать советы утырышы булды. Утырышта оештыру мәсьәләләре каралды, иң мөһиме-советның яңа рәисе сайланды. Рәис итеп җаваплы урыннарда эшләгән һәм райондагы эшнең торышын яхшы белгән хезмәт ветераны Михаил Тюленев сайланды. Бу утырышта шулай ук совет составын киңәйтергә булдылар: аңа җәмәгать оешмалары, җирле казаклар,...
-
Алдарга мөмкиннәр…
Соңгы көннәрдә генә дә берничә кеше эчке эшләр бүлегенә мөрәҗәгать итеп, кесә телефоннарына мошенниклардан төрле SMS хәбәрләр килүенә зарланган. Әлеге хәбәрләрнең күбесендә, мәсәлән, ВИЗА карталарының вакытлыча гамәлдән чыгарылуы һәм мәсьәләне җайга салу өчен билгеле бер номерга шалтыратырга киңәш итәләр. Шунысын әйтергә кирәк, хәбәрләр Саклык банкы номерыннан килә, шуңа күрә кешеләр...
-
Сизелерлек арта
18 яшька кадәрле инвалид балаларга һәм балачактан беренче группа инвалидларга май аеннан башлап социаль пенсия күбрәк түләнә башлаячак. Бу хакта Пенсия фонды идарәсе белгечләре хәбәр итә. 1 апрельдә уздырылган индексацияне исәпкә алып әлеге түләүләрне алучыларның айлык социаль пенсиясе 8861 сум 54 тиен тәшкил итәчәк. Пенсия федераль Закон нигезендә, агымдагы елның...