15 март 2013 яңалыклары
-
Иң җаваплы ярышларда катнаша
Узган ел чаңгы ярышларында яшүсмерләр арасында ике тапкыр ил чемпионы булган Россия Федерациясе спорт мастеры Виктор Ермилин әле дә югары дәрәҗәдәге ярышларда катнашуын дәвам итә.
-
Саннар ни күрсәтә
Узган ел ЮХИДИ хезмәткәрләре өчен шактый катлаулы булды: юлларда автотранспорт санының артуы сәбәпле, тиешле тәртипне саклау кыенлаша бара. Шулай да, кайбер күрсәткечләр буенча алга китеш сизелә.
-
Алар язмышы өчен без дә җаваплы
Балигъ булмаганнар эше буенча комиссия төзелүгә 95 ел тулды. 1918 елда башында яшь совет дәүләтендә балаларга һәм яшүсмерләргә социаль хезмәт күрсәтү, шулай ук мәҗбүри чаралар күрүне билгеләгән декретка кул куела.
-
ТР Спас районы территориаль сайлау комиссиясе белдерүе
"Россия Федерациясе гражданнарының сайлау хокуклары һәм референдумда катнашу хокукының төп гарантияләре турында" федераль законның 26 һәм 27 маддәләре нигезендә, территориаль сайлау комиссиясе тарафыннан 15.01.2013 елгы "Татарстан Республикасы Спас муниципаль районы территориясендә оештырылган участок сайлау комиссияләренең исемлеге һәм сан составы турында" 4нче карарына үзгәрешләр кертелде. Яңадан кабул ителгән карар нигезендә, һәр...
-
Ел кошын өйрәнәләр
"Спас" табигый заказнигы белгечләре Россия Кошларны саклау берләшмәсе тарафыннан быел ел кошы дип игълан ителгән ак койрыклы диңгез бөркете (орлан-белохвост) оялый торган урыннарны өйрәнү белән мәшгуль. Тикшерүләрдә шулай ук "Түбән Кама" милли паркының фәнни хезмәткәре дә катнаша. Заказник территориясен өстәмә тикшергәндә, бу кошларның оя ясый торган яңа урыннары билгеләнде, шулай...
-
Файдалы әңгәмә
Тәрбия эше буенча директор урынбасарлары семинары район мәгариф учреждениеләрендә психология хезмәтенә анализ ясау һәм профилактик программаларны тормышка ашыруга багышланды. Балаларның кризис чоры турында хәбәрләр, сәламәтлек саклау технологияләре буенча мәктәп системасының эше, шулай ук класс җитәкчеләренә профилактик чараларны оештыру буенча киңәшләр белән тармак технологияләре техникумы педагог-психологы Татьяна Базуева, Ким мәктәбе укытучысы...
-
Балыкны кем күбрәк тотты?
Узган ял көннәрендә Тенишево утраулары янында боз астыннан балык тоту буенча традицион ярышлар үткәрелде. Быел анда беренче тапкыр унбиш укучы катнашты. ТР буенча "Средневолжрыбвод" федераль ДБУ ихтиологлары Владимир Храменков белән Рөстәм Сафиуллин алар өчен бәйрәм оештырдылар, чөнки укучылар аларга табигатьне саклау чараларын үткәрергә ярдәм итәләр. Бу көнне уңыш Денис Григорьев,...
-
Югары уку йорты укытучылары чыгыш ясады
Ким урта мәктәбенең өлкән класс укучылары өчен профориентация буенча дәресләр үткәрелде. Укучылар алдында Казан кооператив институты, социаль-гуманитар белем институты, Чистай педагогия колледжы доцентлары һәм студентлары чыгыш ясады. Алар бу уку йортларына керү тәртибе, анда укытыла торган белгечлекләр турында сөйләделәр. Бу мәгълүмат белән кызыксынган чыгарылыш класс укучылары барлык сорауларга җавап алдылар.
-
Безнең бурыч – кешеләргә ярдәм итү
Татарстан Республикасында "2013-2015 елларга кулланучылар хокукын яклауның комплекслы системасын үстерү" программасы кабул ителде, аның координаторы Дәүләт алкоголь инспекциясе. Аны тормышка ашыру барышында хәзер товар һәм хезмәт базарында бозуларны ачыклау һәм булдырмый калуга юнәлдерелгән акцияләр һәм чаралар үткәрелә.
-
Ана капиталын – торак алуга
"Балалары булган гаиләләргә өстәмә ярдәм турында" Федераль закон үз көченә кергәннән соң, Россия Пенсия фонды идарәсенең Спас район бүлегенә Ана капиталын алу өчен 640 сертификат тапшырылган. Бу ярдәмне аларның 420дән артыгы алган. Яшь гаиләләр бу акчаны нинди максатларга тотканнар?
-
Ихтирам казандылар
Бүген сәүдә, көнкүреш хезмәте күрсәтү һәм торак-коммуналь хуҗалыгы хезмәткәрләре үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтәләр.