13 февраль 2013 яңалыклары
-
Урман “ашханәсендә”
Безнең район урманнарында кышка кыргый җәнлекләр өчен ун җирдә махсус ашату урыннары ясап куелган.
-
Үз гаебен таныган
Шәһәрдә яшәүче бер хатын-кыз өч көн эчендә ике тапкыр урлаша. Башта ул күп фатирлы йортның ишек алдына кибәргә элгән керләргә кызыга. Ә ике көннән соң Болгарда яшәүче берәү полициягә кәрәзле телефонын урлаулары турында гариза яза һәм шикләнгән хатын-кызның исемен атый. Аңа гаебен танырга туры килә.
-
Җинаять тиз ачылган
Полиция хезмәткәрләре "Пиццерия" кафесын баскан каракны тиз тотканнар. Бур ишекнең йозагын ватып керә дә, алкогольле эчемлекләр, азык-төлек, шулай ук кичтән сатучы кассада калдырып киткән акчаларны урлап чыга. Без капчыкта ятмый диләр, җинаять урынында табылган дәлилләр буенча эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре каракны тиз тоталар.
-
Машина ат чанасын бәрдергән
Хатын-кыз утырган ат чанасына машина килеп бәрелеп, ат хуҗасы авыр җәрәхәтләр алган. Авария Кузнечиха авылында килеп чыга. Чит ил машинасы белән идарә итүче хатын-кыз алда барган атлы чананы әйләнеп үтәргә тырышса да, юлның тар һәм бозлавык булуы аркасында маневрны башкарып чыга алмый. Нәтиҗәдә ул идарәне югалта. Бу факт буенча тикшерү...
-
Кабат рәшәткә артына эләкте
Узган ел җәмгыятьтән аерылмыйча гына җәза бирелгән 176 кеше Спас районы җәзаларны үтәү инспекциясе филиалында исәптә торды.
-
Зур игътибар бирелә
Сәламәтлек саклау системасында эшләп килгән төрле федераль һәм республика программаларын тормышка ашыру бүгенге көндә сизелерлек файда бирә. Безнең районда да уңай үзгәрешләр бар. Бу турыда Спас район үзәк хастаханәсе баш табибы Егор Самохвалов сөйли.
-
Тату яшәүгә ни җитә
Сугыш һәм терактларны ничек булдырмый калырга? Халыклар арасында дуслык җепләрен ныгыту өчен һәр кеше ниләр эшли ала? Бу сораулар хәзерге яшьләрнең игътибар үзәгендә тора.
-
Болгарда изге чишмә бар
Кичә Казан Кремлендә борынгы Болгарның төньяк-көнчыгыш ягында урнашкан "Габдрахман сәхәбә коесы" изге чишмә комплексына реконструкция ясау мәсьәләсе буенча киңәшмә булды. Аны ТР Дәүләт Киңәшчесе, "Яңарыш" республика фондының попечительләр советы рәисе Минтимер Шәймиев үткәрде.
-
Сәламәтлек–беренче урында
Традицион "Татарстан чаңгы юлы-2013" спорт бәйрәмендә безнең районның өч йөздән артык кешесе катнашты.
-
Түбәне яңадан ябарга туры киләчәк
Электр чыбыгында кыска ялганыш аркасында Красная Слобода авылындагы бер йортта янгын чыккан. Түбәне җылыту материалына эләккән очкын агач бәбкәләргә һәм түбәгә үрли. Хуҗалар төнлә шифер шартлаган тавышка уянып, шунда ук янгын сүндерүчеләргә хәбәр иткәннәр. Янгын сүндерүчеләр утны вакытында сүндерә алганнар, йорт эченә һәм йорт яны корылмаларына күчәргә ирек бирмәгәннәр. Шулай...
-
Хезмәтләрен хөрмәтләп
Спас муниципаль районы Мактау грамоталары белән бүләкләнделәр: Исмәгыйлева Әсхәдия Наил кызы, Чәчәкле авыл җирлеге башлыгы - җирле үзидарә органнарында озак еллык намуслы хезмәте өчен; Шәрипова Надежда Валентиновна, район башкарма комитетының кадрлар бүлеге баш белгече - намуслы хезмәте һәм үз вазифаларына җаваплы каравы өчен.
-
Сертификатлар тапшырылды
Балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе шәкерте Никита Борюшкин һәм аның остазы Владимир Борюшкинга бишәр мең сумлык сертификатлар тапшырылды. Аларны район башкарма комитеты җитәкчесе Сергей Тюнев тапшырды. Акчалата ярдәм спортчыга егетләр арасында Россия беренчелегендә катнашуга хәзерлек кысаларында күрсәтелде. Ярышлар тиздән Самара шәһәрендә үтәчәк. Акча кирәкле экипировканы яңартуга тотылачак.
-
Балалар көч сынаштылар
"Колосок" балалар бакчасы нәниләре мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен оештырылган интеллектуаль уенда җиңеп чыктылар. Ул шәһәр балалар бакчалары арасында ел саен сәләтле балаларны табу, аларның иҗади мөмкинлекләрен үстерүгә ярдәм итү максатында үткәрелә. Бу юлы уен "Солнышко" балалар бакчасы базасында үтте, ул тирә-як табигатьне, үсемлекләр һәм хайваннар дөньясын саклауга багышланды. Алып баручылар,...
-
Терлекләр саны арта
Сергей Юрков крестьян (фермер) хуҗалыгында авыл хуҗалыгы предприятиесе җитәкчеләре катнашында терлекчелекне үстерү мәсьәләләренә багышланган район семинары булды. Берничә ел эчендә бу хуҗалык үсемлекчелектән тыш, авыл хуҗалыгының башка тармакларына да игътибар бирә башлады. Ржавец авылының элеккеге мехцех территориясендә кыска вакыт эчендә яңа терлекчелек биналары пәйда булды. Хәзер анда мөгезле эре терлек,...
-
Күңелләребез киң булсын...
Үткән шимбәдә район Мәдәният йортында инде күркәм гадәткә әйләнгән Хәйрия марафоны үткәрелде һәм барлыгы 461 мең сум акча җыелды.