31 август 2012 яңалыклары
-
Уйнарга урыннары булды...
Күптән түгел Пионер урамындагы 31нче йортның ишек алдында балаларны шатландырып, кечкенә генә архитектура корылмасы, яки гади генә әйтсәң, спорт мәйданчыгы төзеделәр.
-
Сез мәктәпкә әзерме?
Ел саен яңа уку елы күп мәшәкатьләр тудыра. Күпләр аңа инде алдан ук хәзерләнеп куя. Әңгәмәдәшләребезнең барысы да яңа уку елына әзерме һәм 1 сентябрь белән Белем көнен нинди кәеф белән каршылый икән?
-
Амбарга кергәне уңыш
Андрей Тюнёв крестьян (фермер) хуҗалыгының ындыр табагында эшләүчеләр игеннәрне эшкәртү, чәчүлек орлыгын саклауга салу, аларны чәчүгә хәзерләү буенча тиешле чараларны сыйфатлы итеп, үз вакытында үткәрәләр.
-
Сайлау комиссиясе хәбәре
Спас муниципаль районы территориаль сайлау комиссиясе "Россия Федерациясе гражданнарының төп сайлау хокуклары гарантияләре һәм референдумда катнашу хокуклары турында"гы Федераль законның 18 нче, Татарстан Республикасы Сайлау кодексының 26 нчы маддәләре нигезендә икенче чакырылыш Бураково, Ким авыл җирлекләре Советына өстәмә депутатлар сайлау буенча бер мандатлы сайлау округларының схемаларын раслады. 4 нче сайлау...
-
Хезмәтен хөрмәтләп
Бураково авыл җирлеге баш бухгалтеры Тимофеева Любовь Павловна Спас муниципаль районы Мактау грамотасы белән бүләкләнде. Аның җирле үзидарә органнарында озак еллык намуслы хезмәте шулай югары бәяләнде.
-
Республика призёрлары
Безнең көрәшчеләр дзюдо буенча ирләр һәм хатын-кызлар арасында Татарстан чемпионатыннан дүрт бронза медаль алып кайттылар. Бу турнирда аларга көчле көндәшләр белән очрашырга туры килде. Аеруча Алёна Соколованы билгеләп үтәргә кирәк: абсолют авырлык үлчәвендә аның көндәшләре арасында Европа чемпионы Мария Шекерова һәм Дөнья кубогына ия булучы Анастасия Ковязина булды. Казан көрәш...
-
Кем яхшырак хәзерләнгән
Гомуми белем бирү учреждениеләренең яңа уку елына хәзерлек нәтиҗәләре чыгарылды. Бу турыда педагогия хезмәткәрләренең август конференциясендә игълан ителде. Урта мәктәпләр арасында беренче урынга - 1нче Болгар урта һәм Ким, икенче урынга - Иске Рәҗәп, өченче урынга Урта Йорткүл мәктәпләре чыкты. Төп мәктәпләр арасында Красная Слобода мәктәбе иң яхшысы дип табылды,...
-
Бүләккә – автомобильләр
Красная Слобода һәм Иске Рәҗәп авыл җирлекләре муниципаль берәмлекләрнең социаль-икътисадый үсеше республика смотр-конкурсы нәтиҗәләре буенча бүләкләнүчеләр исемлегенә керде. ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов җиңүчеләргә "Фиат Албео" автомобиле ачкычларын тапшырды. Бу вакыйга Республика көненә туры китереп үткәрелде.
-
Белем көне белән!
Иртәгә яңа уку елы башлана һәм укучыларыбыз яңадан парта артына утырачак. Алар арасында 200 бала беренче класска бара, бу көн алар өчен аеруча истәлекле булачак. Барлыгы районның белем бирү учреждениеләрендә 2000нән артык бала белем алачак. Моннан тыш, шактый гына егетләр һәм кызлар белем алуны тармак технологияләре техникумында дәвам итәчәк. Беренче...
-
«Бу юлдан тайпылмабыз…»
Инде хәбәр ителгәнчә, Татарстан Республикасына эш визиты барышында Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин Болгар дәүләт тарих-архитектура музей-тыюлыгында булып китте. Аны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Спас муниципаль район Советы башлыгы Камил Нугаев һәм башка рәсми затлар озатып йөрде.