26 июль 2012 яңалыклары
-
Эсселекне ничек җиңелрәк кичерергә?
Организмга тәэсире буенча эсселек - бик куәтле стресс. Ә теләсә кайсы стресс хроник авыруларның кискенләшүенә китерә. Аны булдырмау өчен саклык чараларын күрергә кирәк.
-
Җиңүләр юлдаш булсын!
Безнең футболчыларыбыз зона турнирының икенче этабында җиңеп, "Б" дивизионында республика беренчелегенең финал өлешенә чыкты.
-
Җитди кимчелекләр ачылды
Агымдагы елның алты ае эчендә ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль бүлеге хезмәткәрләре алкогольле һәм спиртлы эчемлекләрнең законсыз әйләнешен билгеләү һәм кулланучылар базарында төрле кагыйдә бозуларны булдырмый калу максатында, 13 тикшерү үткәргәннәр.
-
Әле дә сагынып искә ала
Флотта ун ел хезмәт итү дәверендә Евгений Шурыгин дөньяны күп гизгән. Әллә ничә тапкыр илне Камчаткадан алып, Балтыйк диңгезенә кадәр кичәргә, Босфор бугазы аша Урта диңгезгә чыгарга туры килгән... Бу елларны ул әле дә сагынып искә ала.
-
Әзерлекне тикшерәчәкләр
Шимбә көнне, 28 июльдә, сәгать 10нан 12гә кадәр Татарстан Республикасында региональ автоматлаштырылган үзәк хәбәр итү системасының чираттан тыш әзерлеге тикшерелә.
-
Байкерлар фестивалендә
Безнең районның мотоспорт сөючеләре Иске Майнада үткәрелгән байкерлар фестивалендә булдылар.
-
Акция дәвам итә
Хәзерге вакытта "Мәктәпкә әзерләнергә ярдәм ит" кысаларында, махсус счетка 127 мең сумнан артык акча кергән.
-
Лагерьда өченче смена эшли башлады
"Болгар" балалар сәламәтләндерү лагерында өченче смена эшли башлады.
-
Киләсе уңыш турында да кайгырталар
Фәргать Мөхәммәтов крестьян (фермер) хуҗалыгы игенчеләре урып-җыюны югары темплар белән алып бара. Тәлгат Җамалетдинов.