29 июнь 2012 яңалыклары
-
Укучылар – мәктәп горурлыгы
Болгардагы 1 нче урта мәктәп музеенда "Мәктәпнең танылган кешеләре" исемле стенд бар. Төрле елларда шушы мәктәпне тәмамлап, тормышта сизелерлек уңышка ирешүче кешеләргә багышланган әлеге стенд. Мәктәп коллективы алар белән хаклы рәвештә горурлана.
-
Барыбер акыл кермәгән...
Прокуратура гаризасын карау нәтиҗәләре буенча район суды карары белән шәһәрдә яшәүче Светлана Чиркова ата-ана хокукыннан мәхрүм ителде. Мондый гариза бирү өчен нигез - ананың үз вазифаларын башкармавы (спиртлы эчемлекләр куллану, балаларга карата адекват булмавы). Ул берничә тапкыр административ җаваплылыкка тартылып, караусыз калган балигъ булмаган балалары балалар йортына җибәрелгән. Моннан тыш,...
-
Күрсәтмә бирелде
Күпфатирлы йортлар белән идарә итү тармагында эшләүче оешмалар тарафыннан мәгълүматларны ачып салу өлешендә законның үтәлүен тикшергәндә, "Шеронова, 23" торак милекчеләре ширкатендә район прокуратурасы закон бозуларны ачыклады. Аерым алганда, мондый мәгълүматларны ачып салуның гамәлдәге стандартларының бер пунктын бозу буларак, агымдагы ел өчен ширкатьнең керемнәр һәм чыгымнар сметасын башкару турында отчётның булмавы...
-
Барысы да закон нигезендә булырга тиеш
Район прокуратурасы үткәргән тикшерү вакытында елга вокзалында эшләүче чит ил кешеләренең хезмәт законын бозу очраклары ачыкланды. Аерым алганда, Таҗикстан гражданнары Олимов, Рәхимов һәм Сабиров физик затларга закон нигезендә (федераль Законның 13.1, 13.2 һәм 13.3 маддәләре) бирелә торган махсус рөхсәттән башка эшләгәннәр. Шулай итеп, алар РФ административ хокук бозулар Кодексының 18...
-
Күңелле ял иттеләр
Якшәмбедә "Болгар" сәламәтлек-белем бирү үзәгендә беренче смена тәмамланачак. Ял итү дәверендә балалар күп яңа тәэсирләр алдылар, киләсе уку елы өчен көч җыйдылар. Алар өчен һәр көнне күңел ачу чаралары - Нептун көне, "киресенчә эшли" торган көн, төрле конкурслар, концертлар, кызыклы кешеләр белән очрашулар оештырылды. Болгар музей-тыюлыгына, Ульяновск шәһәренә сәяхәт тә...
-
Мәктәпкә җыенырга ярдәм итик
"Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит" традицион хәйрия акциясе башланды. Ул 18 июньдә старт алды һәм 25 августка кадәр дәвам итәчәк. Махсус ачылган счетка бу вакыт эчендә теләге булган һәр кеше акча күчерә ала. Бу акчага районның социаль яклау бүлеге белгечләре аз тәэмин ителгән гаиләләрдән быел укырга керергә җыенучы 100 балага мәктәп...
-
Район басуларында
Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, кичәге көнгә районда 9,5 мең тонна печән, 7800 тонна сенаж һәм 45 мең тонна яфраказык әзерләнгән. Хуҗалыкларда печән җыюны тәмамлап киләләр. Үләннәр 10,4 мең гектардан чабып алынган, бу барлык мәйданның 94 процентын тәшкил итә. "Болгар Арыш", "Востокзернопродукт "Болгар" җәмгыятьләрендә, Планин, Гыйниятуллин крестьян...
-
Эшкә бирсәң чын күңел…
Яшь булуына карамастан, Юрий Железнов шактый эш стажы туплаган һәм "Агрохим" җәмгыятендә тәҗрибәле механизаторларның берсе санала.
-
Мондый хезмәттәшлек файда гына китерә
Быел Фәргать Мөхәммәтов крестьян (фермер) хуҗалыгы рапс игү белән актив шөгыльләнә башлады.