18 февраль 2014 яңалыклары
-
Яңа бурычлар билгеләнде
Коррекция мәктәп-интернатта булган киңәшмәдә узган ел башкарылган эшләргә йомгак ясадылар. Киңәшмәдә Татарстан Президентының социаль мәсьәләләр буенча киңәшчесе Татьяна Ларионова, район башлыгы Камил Нугаев катнашты.
-
Көчлеләр җиңү яулый
Узган җомгада авыл спортчыларының район спартакиадасына старт бирелде.
-
Балалар өчен турнир
"Колосок" балалар бакчасы нәниләре мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен үткәрелгән "Знайки" олимпиадасында җиңүче булдылар. Балаларны белем дөньясына җәлеп итү максатында үткәрелгән бу район конкурсында алар инде берничә тапкыр җиңеп чыкканнар. Ярышлар "Теремок" балалар бакчасында үткәрелде. Конкурс биремнәрен үтәгәндә балалар үзләренең математика, лингвистика буенча белемнәрен күрсәттеләр һәм туган шәһәр турында сөйләделәр. Икенче...
-
Дәүләт автоинспекторлары эше турында
Кадет мәктәбе укучылары өчен үзәк китапханәнең уку залында сораулар һәм җаваплар кичәсе оештырылды. Чара "Ориентир" клубының чираттагы утырышы кысаларында үткәрелде һәм аңа юл-патруль хезмәте капитаны Зилә Фәсхетдинова чакырылды. Ул укучыларга юл инспекторы хезмәтенең үзенчәлекләре, эше турында сөйләде. Укучылар бу эшкә кагылган шактый сораулар бирделәр. Мәсәлән, аларны бу һөнәргә кая укып...
-
Бәхетсезлекнең башы – кагыйдәләрне үтәмәүдә
Узган ел безнең район юлларында өч йөзгә якын авария булды.
-
“Авылның киләчәге – сезнең кулда…”
Узган елның көзендә ызандаш Иж-Борискино һәм Фадеевка авылларын берләштергәннән соң, Урта Йорткүл җирлеге районда иң эреләрдән санала башлады. Мондагы халык ничек яши, аларны нәрсә борчый, ниләр эшләнгән һәм киләчәккә нинди бурычлар билгеләнгән - шушы арада узган отчет сессиясендә болар һәм башка мәсьәләләр хакында сөйләштеләр.
-
Җавап бирергә туры киләчәк
РФ Җинаятьләр кодексының 159нчы маддәсе (мошенниклык, алдау юлы белән чит кешенең милкен урлау) буенча гаепләнгән шәһәр кешесен шартлы рәвештә сигез айга иректән мәхрүм иттеләр. Узган көз шәһәрдә яшәүче бер хатынның телефонына аның зур суммада акчалата приз отуы турында хәбәр килә, ләкин аны алу өчен СМС җибәргән абонент номерына мең ярым...
-
Сак булыгыз – рульдә хатын-кызлар...
Машина белән салмыш килеш идарә иткән шәһәрдә яшәүче бер яшь ханымга хәзер зур күләмдә штраф түләргә туры киләчәк. Идарәне югалтып, ул Никольск авылы янында юлдан кюветка төшә. Монда аны Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре күреп ала. Бу ханымның бер ел эчендә инде өченче тапкыр җәзага тартылуы ачыклана. Беренче очракта аны исерек килеш...
-
Кар көрте гаепле
Үзебездә эшләнгән машинада баручы бер ир-ат авариягә эләгеп, авыр тән җәрәхәтләре алган. Ул заправкадан чыкканда, юлда башка транспортның булу-булмавына игътибар итми һәм юлдан килүче чит ил машинасына килеп бәрелә. Машинадагы куркынычсызлык мендәрләре генә пассажирларны тән җәрәхәтләреннән саклап кала. Бәрелгән машина хуҗасының сүзләренә караганда, аңа юл кырыена өелгән зур кар көрте...
-
Кеше кыйнаган өчен җавап бирәчәк
Пенсионерны тотып кыйнаганы өчен шәһәрдәге бер кешегә карата җинаять эше кузгатылган. Пенсионер тиз арада полициягә гариза язып китергән. Хәзер инде көчен кая куярга белмәгән бу кешегә закон каршында җавап тотарга туры киләчәк. Моңа кадәр авыр җинаять кылганы өчен ул инде җәзага тартылган булган. Аңа бу гамәле өчен дә җавап бирергә...
-
Йозакны ватып кергәннәр
Билгесез кешеләр Вожи авылы кибетеннән азык-төлек һәм башка товарлар урлап чыкканнар. Караклар төнлә кибеткә ишектәге йозакны ватып кергән. Иртән эшкә килгән сатучы 28 мең сумлык товар урлануын ачыклый. Әлеге факт буенча тикшерү бара.
-
Бизнес-компания сынатмый
2нче шәһәр мәктәбенең "БиПАК" бизнес-компаниясе, "Будь предприимчивым" бизнес-планнар конкурсы финалисты буларак, Татарстан исеменнән чыгыш ясап, Мәскәүдәге халыкара ярминкәдә "Иң яхшы презентация" номинациясендә җиңүче дип табылды. Ярминкә "Junior achievement-Достижения молодых" регионара җәмәгать оешмасы тарафыннан үткәрелде, анда Мәскәү шәһәре, Коми республикасы, Вологда, Амур, Псков өлкәсе мәктәп компанияләре һәм кунаклар - Австриядән өч...
-
Әфганчылар белән очрашу
Районның үзәк һәм балалар китапханәсендә 2нче шәһәр һәм кадет мәктәбе укучылары әфган сугышында катнашкан Сергей Гришин, Александр Битунов һәм Фәрһат Низамов белән очраштылар. Очрашу Совет гаскәрләренең Әфган җиреннән чыгарылуына 25 ел тулуга багышланды. Хәрби бәрелешләрдә катнашучылар үзләренең күргәннәре турында сөйләделәр һәм укучылар аларны тын да алмый тыңладылар. Очрашу барышында шулай...
-
Округ схемалары расланды
Татарстан Республикасы Дәүләт Советы карары белән, агымдагы елда бишенче чакырылыш ТР Дәүләт Советы депутатларын сайлаулар үткәрү өчен бер мандатлы сайлау округлары схемалары расланды. Сайлауларны бердәм тавыш бирү көнендә үткәрү планлаштырыла, билгеле булганча, бу 14 сентябрьгә туры килә. Схема буенча безнең район 44нче Алексеевск сайлау округына керә.
-
“Сугышчыларның батырлыгы халык күңелендә“
Бу дүшәмбедә сугышчы-интернационалистлар һәйкәле янында Әфганстаннан совет гаскәрләрен чыгаруга 25 ел тулуга багышланган митинг булды.