6 декабрь 2013 яңалыклары
-
Агачтан могҗизалар ясый
Шәһәребездә яшәүчеләрнең күбесе Вячеслав Сенцовны беренче урта мәктәпнең элекке укытучысы һәм агачтан төрле әйберләр ясау остасы буларак яхшы беләләр.
-
Бозга кергәндә сак булыгыз
Елга-күлләр, буаларда хасил булган беренче боз катламы зурлар белән бергә балаларның да игътибарын җәлеп итә. Берәүләр тизрәк кышкы балык тоту сезонын башлап җибәрергә теләсә, башкаларның көзгедәй ялтырап торган боз өстенә кереп шуасылары килә. Әмма беренче бозның никадәр зур куркыныч тудыруы турында да онытмаска кирәк.
-
“Батырлар даны мәңге онытылмас!”
Үзәк китапханә абонементында әнә шундый исемле күргәзмә эшли башлады. Күргәзмәдә ватандашларыбызның батырлыгына дан җырлаучы китаплар, шулай ук газета һәм журналларда басылган күп сандагы язмалар урын алган. Әлеге әдәбият арасында аерым урынны "Батырлар китабы" били. Китапта Бөек Ватан сугышында катнашып Советлар Союзы Герое исеменә лаек булган биш якташыбыз турында да төгәл...
-
Авария хәлендәге йортлардан – яңаларга
Агымдагы елның сентябрь аенда район башкарма комитеты карары белән 2013-2017 елларда гражданнарны авария хәлендәге торак йортлардан күчерү буенча муниципаль адреслы программа эшләнде. Бу 2011 һәм 2012 елда эшләгән шундый ук программаларның дәвамы булып тора. Эш нәтиҗәләре һәм программаны тормышка ашыру буенча планнар турында безнең хәбәрчебез район башкарма комитеты җитәкчесенең инфраструктура...
-
Бергә – яхшырак
Изге Авраамий чиркәвенең яшьләр бүлеге чакыруы буенча Болгарга Казаннан һәм Алексеевск районыннан делегацияләр килде. Алар "Төнге дозор" православие уенында катнаштылар. Уен барышында бер-берсе белән танышырга һәм дуслашырга да өлгерделәр. Очрашуда катнашучылар киләчәктә дә хезмәттәшлек итү турында сүз куештылар.
-
Ункөнлек кысаларында
Кичә "Октябрь" кинотеатрында балаларга һәм зурларга бушлай фильмнар күрсәтелде. Ул инвалидлар ункөнлеге кысаларында оештырылды. Балалар мультфильмнар, ә зурлар исә бераз соңрак Куприн әсәрләренә нигезләнеп төшерелгән "Юнкера" нәфис фильмын карадылар. Кинотеатрга килүчеләрнең барысы да үзләре турында кайгыртучыларга рәхмәт әйттеләр.
-
Депутат ярдәме
Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Фоат Вәлиев шәһәрдәге 1нче урта мәктәпкә 60 өстәл һәм 120 урындык бүләк итте. Мәктәп дирекциясе аңа класс кабинетларына яңа мебель сатып алуда ярдәм итүен үтенеп яңа уку елы башында мөрәҗәгать иткән булган. Депутат бу мәсьәләне хәл итәргә вәгъдә бирә. Халык ышанычлысы үз вәгъдәсен үтәгән. Хәзер...
-
Әхлак дәресе
Санаторий мәктәп-интернатта Россия Федерациясе Конституциясе кабул ителүгә 20 ел тулуга багышланган атна кысаларында әнә шундый чара үткәрелде. Тәрбиячеләр Галина Городчук белән Валентина Якличева укучылар өчен үзенчәлекле әхлак дәресе әзерләгәннәр. Алар Конституцияне кабул итү тарихы, аның төп положениеләре турында сөйләделәр, һәр кешенең әлеге Төп законда язылган таләпләрне үтәргә тиешлегенә басым ясадылар....
-
Дәүләт Советында очрашу
Район балалар думасы спикеры Ангелина Сәетова Татарстан Республикасы Дәүләт Советында үткәрелгән ачык ишекләр көнендә катнашты. Ул моңа актив волонтер буларак иреште. Республика парламенты бу чараны ел саен приютларга, Өлкәннәр йортына, хастаханәләргә һәм башка төрле социаль учреждениеләргә ярдәм итүчеләр өчен оештыра. Быел ачык ишекләр көнендә шулай ук үзләрен Универсиадада әйбәт яктан...
-
Берәүнең дә сынатасы килмәде
Кадет мәктәп-интернат укучылары Ватан Батырлары көнен сүз белән түгел, ә чын эш белән билгеләп үтү өчен беренче тапкыр башлангыч хәрби әзерлек элементларын да үтәп, шактый озын арага марш-бросок ясадылар. Бу чара шулай ук ноябрь азакларында билгеләп үтелгән Россия Диңгез пехотасы көненә дә багышланды.