3 декабрь 2014 яңалыклары
-
Әниләрне котладылар
Узган җомгада район Мәдәният йортында Әниләр көненә багышланган зур концерт булды.
-
Иң мөһиме – күңел төшенкелегенә бирелмәскә...
Бу сүзләр Өчкүлдә яшәүче беренче группа инвалид Валентина Гуськова өчен әйтелгән диярсең, чөнки ул унсигез ел буе ике кулсыз яши.
-
Ирина Бокова: “Мин Болгарны, Кремльне һәм Свияжскины зур кызыксыну белән карап йөрдем“
ЮНЕСКОның Генераль директоры Ирина Бокова ТР Президенты Рөстәм Миңнехановка кунакчыллык күрсәтүләре өчен рәхмәтен белдерде. Бу турыда Татарстан җитәкчесе исеменә җибәрелгән хатта әйтелгән. Исегезгә төшерәбез, Ирина Бокова Татарстанда агымдагы елның август аенда булып китте. "Сезнең белән Казанда очрашу миндә зур тәэсир калдырды, - диелгән бу хатта. - Болгария гражданкасы буларак, Болгар...
-
Безнең балны яраталар
"Регина" кунакханә комплексында үткән республика умартачылары форумында байтак районнардан, шул исәптән Башкортостаннан һәм Ульяновск өлкәләреннән килгән вәкилләр катнашты.
-
Юлларда – салмыш шоферлар
Узган атнада дәүләт юл инспекторлары тарафыннан исерек килеш руль артына утырган унике кеше тотылды. Моны агымдагы елның чын рекорды дип атарга мөмкин. Шунысы үзенчәлекле - салмыш машина йөртүчеләрнең күбесен шәһәргә кергән урында, постта тотканнар. Суд карары буенча ун кеше ел ярымга машина белән идарә хокукыннан мәхрүм ителде, аларга шулай ук...
-
Уттан да куркыныч нәрсә юк
Күзәтүләргә караганда, һәр ике янгынның берсе - ут белән саксыз эш итү, һәр дүртенче янгын - электр приборларын файдаланганда иминлек кагыйдәләрен бозу, һәр алтынчы-сигезенче янгын - балаларның шырпы белән уйнавы аркасында килеп чыга. Сәбәпләрнең соңгысына аерым тукталып үтәсе килә, чөнки янгыннарда балалар зыян күрсә, икеләтә аяныч. Мәсәлән, күптән түгел генә...
-
Шәһәрдә референдум үтәчәк
Узган атнада үткән чираттагы шәһәр муниципаль берәмлек Советы утырышында Болгарда халык арасында үзара салым буенча референдум үткәрү мәсьәләсе тикшерелде. Район башлыгы Камил Нугаев җитәкчелегендәге утырышка шулай ук коллектив җитәкчеләре, җәмәгатьчелек, сәяси партия вәкилләре чакырылды. Финанс-бюджет палатасы рәисе Людмила Устина авыл җирлекләрендә үзара салым исәбенә күпме акча җыелуы, шуңа бәйле республика...
-
Безнең тәрбияче – иң яхшысы!
Кадет интернат-мәктәбе командир-тәрбиячесе Александр Кузовкин ел саен үткәрелә торган "Татарстан Республикасында балигъ булмаган балаларның иң яхшы җәмәгать тәрбиячесе" конкурсында гран-при алды. Балигъ булмаганнар арасында караучысыз калуны кисәтү, алар арасында хокук бозуларны булдырмау һәм гаилә, балачакны яклау буенча Конституция хокукларын тормышка ашыру максатында үткәрелә торган бу конкурс өч этаптан тора. Безнең...