2 август 2012 яңалыклары
-
Балаларны мавыктыра белә
Николай Фролов тик тора торган кеше түгел. Ул һәрвакыт үзе өчен кызыклы шөгыль табып, башкаларны да мавыктыра белә. Аның белән аралашуы үзе бер кызыклы дөнья.
-
Сулыкларны суүсемнәр баса
Күптән түгел миңа Куйбышев сусаклагычы утрауларындагы "Спас" дәүләт табигый заказнигында булырга туры килде.
-
Иске бина танымаслык булып яңара
Антоновка урта мәктәбендә май урталарында башланган ремонт ахырына якынлаша. Аны "Сувар Б" җәмгыяте төзүчеләре башкара.
-
Дзюдочыларны җыенга чакырдылар
Тренер Владимир Борюшкин шәкертләре Данила Вихлянский белән Никита Борюшкин дзюдо буенча республика яшьләр җыелма командасы сборларына киттеләр. Казан янындагы Боровое Матюшинода урнашкан "Волга" халыкара лагеренда тәҗрибәле остазлар кул астында алар үзләренең осталыкларын камилләштерәләр, җаваплы ярышлар алдыннан яңа алымнар үзләштерәләр.
-
Ике тонна ярым суган үстергән
Коминтерн посёлогында яшәүче Наталья Баринова үзенең йорт яны бакчасында мул суган уңышы үстергән. Ул быел бу культураны 10 сутый җиргә утырткан һәм шушы җирдән ике тонна ярымнан артыграк сыйфатлы суган җыеп алган. Продукцияне урнаштыру белән дә проблемалар юк, суганны җәмәгать туклану предприятиеләре теләп кабул итә. Сату бәясе дә начар түгел....
-
“Халык контроле”нә мөрәҗәгать иткәннәр
Агымдагы елның июнь аенда рәсми сайтның "Халык контроле" бүлегенә безнең шәһәрдән дүрт кеше мөрәҗәгать иткән. Аларның барысын бер тема - урамнарның яктыртылмавы берләштерә. Бу Зотов, Борюшкин урамнарына һәм Төзүчеләр тыкрыгына кагыла. "Без ике ел элек социаль ипотека программасы буенча йортлар алган идек, - дип яза бер хатның авторы. - Әлегә...
-
Тыюлыкка быел туристлар күбрәк килә
Агымдагы елның башыннан Болгар тарих-архитектура музей-тыюлыгына 38 мең кеше килгән, бу былтыргы күрсәткечтән 14 меңгә артыграк. Туристларның артуы беренче чиратта тыюлык территориясендә күпләрнең игътибарын җәлеп иткән яңа объектлар - Истәлек билгесе, Икмәк музее, Ак мәчетнең төзелүе белән дә бәйле. Туристлар Татарстанның төрле шәһәрләреннән һәм районнарыннан киләләр, тыюлык хезмәткәрләре быел Мәскәүдән...
-
Бөртегенә кадәр җыеп бетерергә
Өченче көн Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов урып - җыю эшләре белән танышу өчен безнең районга килде.