Татарстан җәмәгать транспортында QR-кодлар режимы кертелә
Барлык катгый чараларны хакимият эпидемиологик вәзгыятьнең начараюы сәбәпле кертергә мәҗбүр.
Бу атнада Татарстан эпидемиологик вәзгыять начарая торган ун төбәк исемлегенә керде. Шуңа күрә республика хөкүмәте катгый чаралар кертергә мәҗбүр.
Соңгы вакытта республикада яшәүчеләр җәмәгать транспортында кеше күп булуына һәм күпләрнең маска кими йөрүеннән зарлана. Ике атнадан соң 18 яшьтән өлкәнрәкләр җәмәгать транспортына QR-код белән генә кертеләчәк.
Шулай ук ике атнадан соң вакцинация ясатмаган яки прививка ясатырга ярамый икәнлеге турында медицина белешмәсе булмаган 60 яшьтән өлкәнрәк кешеләрнең транспорт карталарын вакытлыча туктатып тору планлаштырыла.
Хөкүмәт йортында киңәшмә барышында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов шулай ук уку йортларына 18 яшьтән өлкәнрәкләрне бары тик QR-кодлар белән кертүне оештырырга киңәш итте. Ә укытучыларның барысына да COVID-19 авыруына каршы прививка ясату мәҗбүр.
Татарстанның Баш санитария табибы карары нигезендә, хезмәт коллективларында коронавируска каршы прививканың беренче өлешен ясатмаган хезмәткәрләрне 9 ноябрьдән эшкә кертү тыела.
Шулай ук Татарстан Президенты 60 яшьтән өлкәнрәкләр арасында прививка ясату темпларының бик түбән булуын билгеләп үтте.
«Әйе, мине критикалый алалар, тик без барыбер катгый чаралар кабул итәчәкбез. Башкача булмый» - дип билгеләп үтте Рөстәм Миңнеханов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең социаль челтәрләр:
ВКонтакте Одноклассники Telegram
Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.
Нет комментариев