Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Язмышлар

Йөрәк җылысын биргән балаларга...

Табиб Галина Журавлеваның хезмәт юлы балалар һәм медицина белән бәйле: район үзәк хастаханәсендә ул педиатр булып егерме елдан артык эшләгән.

Ирина Телицына
Казан медицина институтының педиатрия факультетына Галина Никифоровна барлык имтиханнарын бишлегә генә тапшырып, бик җиңел керә. Уку да аңа җиңел бирелә. Мәктәп һәм институт елларында янәшәсендә булган укытучыларын, остазларын ул әлегә кадәр олы хөрмәт хисе белән искә ала.
Зур кешедән аермалы буларак, бала үзенең кай төше авыртуын аңлатып бирә алмавый турында аларга институт лекцияләрендә һаман әйтеп торалар. Әйе, балалар табибы булып эшләү икеләтә катлаулы, чөнки ул авыру билгеләрен күреп, тиешле нәтиҗә ясап кына калмыйча, баланы аңлый да белергә тиеш. Уку йортында алынган төпле белемнәре, үҗәтлеге, һәр эшне җиренә җиткереп башкарырга тырышуы Галина Никифоровнага эшендә нык ярдәм итә.
Яңа гына кулына диплом алган яшь белгечне башта Удмуртиянең Сарапул районы Ершовка авылында урнашкан туберкулез белән авыручы балалар йортына эшкә җибәрәләр. Аннары Тольяттида участок табибы булып эшли, ә җитмешенче еллар ахырында туган якларына, безнең шәһәргә әйләнеп кайта.
Район педиатрының эш көне балалар консультациясендә кабул итүдән башлана. Моннан тыш, егерме кешегә исәпләнгән, еш кына авырулар саны моннан да артып киткән балалар бүлеген дә даими күз уңында тотарга кирәк. Балалар тудыру йортындагы сабыйлар өчен палата, яңа туган балалардан алып, бер яшькәчә балалар да педиатр контроле астында тора. Инфекция бүлегендә яткан балаларны дәваларга, "ашыгыч ярдәм" белән район буенча йөрергә, үз чиратында кизү торырга, ясле группаларында балаларны да тикшереп торырга туры килгән. Ә көзен, кагыйдә буларак, укучыларга медицина тикшерүләре үткәргәннәр. Эш бик күп булса да, Галина Никифоровна һәр җиргә өлгерергә тырыша.
Аңа үз-үзенә таләпчәнлек, башкалар өчен җавап бирү кебек сыйфатлар хас. Шушы изге һөнәрне сайлаган һәм гомере буе аңа тугры калган табибның күпме кешегә, күпме балага ярдәм итүен хәзер санап та бетерерлек түгел.
- Коллективыбыз бик дус иде, - дип искә ала Галина Никифоровна. - Хезмәттәшләрем һәр эштә ярдәм иттеләр. Баш табибның дәвалау буенча урынбасары Рәисә Низаметдин кызы Гурьева коллективны үз тирәсенә туплаучы булды. Педиатрлар Роза Заһит кызы Кәбирова, Александр Александрович Рознаковский, Людмила Владимировна Ермилова - без барыбыз да бердәм эшләп, балаларның сәламәтлеге өчен җаваплы булдык...
Үзе белән бергә эшләүче башка кешеләр, аңа балаларының сәламәтлеген ышанып тапшыручы әти-әниләрне дә Галина Никифоровна бары тик җылы хисләр белән искә ала.
Күпме генә эш-мәшәкате булмасын, Галина Никифоровна үз балаларын карарга, китаплар укырга вакыт таба. Китаплар белән дуслыгын бүген дә югалтмаган, җае чыккан саен классик әдипләрнең әсәрләрен укырга ярата.
Шушы көннәрдә генә Галина Никифоровна үзенең зур юбилеен билгеләп үтә. Балалар табибына хезмәттәшләре, кичәге авырулары нык сәламәтлек, озын гомер тели.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев