Педагог һәм остаз
“Любовь Александровна Дубровская – олы җанлы, иҗади, үз эшен мавыгып, җиренә җиткереп башкара торган кеше. Аңа теләсә нинди сорау яки үтенеч белән мөрәҗәгать итәргә була, ул беркайчан да синең гозереңне игътибарсыз калдырмый...” – диләр аның турында Болгардагы 2нче урта мәктәп коллективында.
Людмила Борюшкина, Болгардагы 2нче мәктәп
директоры.
Ул биредә 1980 елның июлендә, Орехо-Зуевск педагогия институтында “Педагогика һәм башлангыч белем бирү методикасы” белгечлеген алып чыкканнан соң эшли башлый. Хәзер аның педагогик стажы 44 ел тәшкил итә.
Бу еллар эчендә хезмәте югары бәяләнгән: 1987 елда, мәсәлән, РСФСР Мәгариф министрлыгы Мактау грамотасы белән бүләкләнгән. 1991 елда “Халык мәгарифе отличнигы” билгесе белән бүләкләгәннәр. Ә шулай да, аның өчен иң зур бүләк, әлбәттә инде, укучыларның мәхәббәте, ата-аналар һәм хезмәттәшләренең хөрмәте.
Миңа аның белән күп аралашырга, директор урынбасары һәм укытучы буларак аның ничек эшләвен читтән генә күзәтергә туры килде. Кайчан гына карасаң да, педагогның үзенә һәм башкаларга карата таләпчәнлегенә, характер ныклыгына һәм үз эшенә бирлгәнлегенә игътибар итәсең. Любовь Александровна – совет чоры мәктәбендә зур чыныгу алган һәм тәҗрибә туплаган педагог. Ни кызганыч, хәзер инде белем бирү учреждениеләрендә мондыйларның саны бик аз. Гомумән, бармак белән генә санарлык. Любовь Александровна балаларга әйбәт белем бирү белән бергә, аларны дәрестә мөстәкыйль эшләргә, килеп чыккан прорблемаларны үзләренчә хәл итәргә өйрәтә. Аларның биргән бер генә соравын да җавапсыз калдырмый, яңалыклар белән даими таныштырып бара. Бергәләшеп Интернет челтәреннән дә кирәк булган бөтен мәгълүматларны алалар. Ул әзерләгән презентация дәресләре һәр яктан караганда да төгәл, төрле мәгълүматларга бай булуы белән аерылып тора.
Любовь Александровнаның һәр дәресе – үзенә күрә бер ачыш, аларда хезмәттәшлек һәм иҗат рухы өстенлек итә. Укучыларның күңелен аңлый белә ул, һәрдаим аларның эшләре, борчыган проблемалары белән кызыксынып тора. Әлбәттә инде, балалар да моны аңлый һәм күрә, укытучының ни әйтергә теләгәнен алдан ук белеп торалар. Моның нәтиҗәсе дә юк түгел. Алар, мәсәлән, республика күләмендә уздырыла торган бәйгеләрдә, әйтик “Гаилә учагы”, “Парклар маршы”, “Әдәби хәзинә” конкурсларында җиңүгә ирешәләр. Быел Степан Севастьянов район тарихында беренче тапкыр рус теле буенча Бөтенроссия олимпиадасының республика этабында призлы урынга лаек булды.
Балалар башлангыч мәктәпне тәмамлагач та әле Любовь Александровна аларның укудагы уңышлары, классның ирешкән казанышлары белән даими кызыксынып тора, кирәк чакта киңәшләрен бирә, ярдәм кулы суза. Хезмәттәше Елена Елизарова билгеләп үтүенчә, Любовь Александровнаның классында укыган балалар бердәм, үз фикерләрен кистереп әйтә белүләре белән аерылып тора. Ә бу күп нәрсә турында сөйли. Мәсәлән, Наталья Мөхетдинова әйтүенә караганда, Дубровскаяда белем алган балалар белән дәрестә эшләве җиңел.
Любовь Александровна озак еллар директорның укыту эшләре буенча урынбасары булды, башлангыч класс укытучыларының методик берләшмәсе белән җитәкчелек итте. Наталья Амукова фикеренчә, биредә ул бик күп сыйфатларга ия булуын ачык күрсәтте. Дәрескә анализ ясаганда, мәсәлән, ул иң әүвәл балалардагы яхшы якларны билгеләп үтә, соңыннан, үзенә генә хас булган осталык белән, җитешсезлекләрне әйтә, аларны бетерү өчен киңәш-тәкъдимнәрен бирә. Шуңа күрә ул балаларның, аларның әти-әниләре һәм инде педагогларның ихтирамын казанды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең социаль челтәрләр:
ВКонтакте Одноклассники Telegram
Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.
Нет комментариев