Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Язмышлар

Нина Шинкарева: Гомер буе «Яңа тормыш» белән

Ветеран район газетасында 38 ел эшләгән.

7 мартта "Новая жизнь" («Яңа тормыш») ветераны Нина Шинкарева 70 яшьлек юбилеен билгеләп үтәчәк. Аларның 38е район газетасына бирелгән: Нина Евгеньевна газетаны башта типографиядә, аннары редакциядә бастырган. Хәзер дә, лаеклы ялда булганда, Нина Шинкарева газетадан аерылмый, аның тугры укучысы булып кала, коллектив белән дә дуслыгын өзми.

Район типографиясендә эшләргә Нинага махсус белеме мөмкинлек бирә. Мәктәпне тәмамлаганнан соң, ул Казанда нәшрият-полиграфия училищесына укырга керә. Шул ук уку йортында авыл малайларының берсе укыганга күрә, артык сайлап та тормый.  Малай да училищены мактый.

– Анда берүзем генә кермәдем. Иптәшем Валя да минем белән барды. Бергә-бергә күңеллерәк, дидек. Бөтен гомеремне нәшриятка бирермен дип, кем уйлаган ул чакта. Беренче практикага ул вакыттагы Куйбышев районы типографиясенә килдем. Минем эшем типографиянең ул чактагы директоры Петр Васильевич Растреминга бик ошады. Һәм ул миңа укып бетергәч, үзебезгә кайт, урын, һичшиксез, табыла, диде. Шулай килеп чыкты да, – дип сөйли Нина Евгеньевна.

Төнгә кадәр эшләдек

Типографиянең басма цехында эшләүчеләргә бер дә җиңел булмый. Газетаны бастыра башлаганчы, төрле заказлар – бланклар, брошюралар, китаплар, белешмәләр һәм башка бик күп нәрсә бастырыла. Якынча 15 сәгатькә типографиягә «Новая жизнь» һәм «Яңа тормыш»ның битләрен китерәләр. Һәм эш кайный башлый.

– Ул чакта газета атнасына өч тапкыр – дүшәмбе, чәршәмбе һәм җомга көннәрендә чыга иде. Русча газетаның гына тиражы 4 мең данә чамасы. Өстәвенә, татарча газетаны да бастырыга кирәк. Һәр номерны әзерләү эше бик авыр булды – текстларны кулдан җыйдылар, полосаларның макетларын ясадылар, хаталарны төзәттеләр. Кайчакта бу эш төнгә кадәр сузыла һәм номерларны бастыруга кичке 11, 12 сәгатьтә генә керешәләр иде. Төне буе эшләүгә карамастан, икенче көнне барыбер иртәнге сәгать сигездә эшкә чыгарга кирәк, – дип искә ала ветеран.

Типография балалары

Ул чакларда редакциядә һәм типографиядә эшләүчеләрнең балалары нәшрият йортының иске бинасында үстеләр, дип әйтсәң дә була. Балалар бакчасыннан туры монда алып килделәр. Еш кына сабыйлар урындыкка утырган килеш, басма машиналарның гөрелтесе астында йокыга да китәләр иде.

– Типографиянең коллективы бик дус булды. Минем белән бергә басмачылар Надежда Абрамова, Людмила Широкова, мастер-көйләүче Мөнип Гомәров эшләде. Ә оешмада барлыгы 20дән артык кеше бар иде. Бергәләшеп эшләдек, планнарны арттырып үтәдек. Әле дә хәтеремдә, безнең бинадан алдынгыларның кызыл әләме төшмәде. Җәмәгать эшләренә – терлек азыгы әзерләүгә, бәрәңге, чөгендер утарга да бердәм йөрдек.

Яңа тормыш

Туксанынчы еллар ахырында газета нәшриятының функцияләрен «Новая жизнь» редакциясенә тапшырып, аны башка бинага күчерәләр. Күпмедер вакыт узганнан соң, Нина Шинкарева да Анатолий Петрович Самаркин җитәкләгән әлеге коллективка күчә.

– Биредә яңа җиһазлар – ризографлар алып кайттылар. Миңа янә укырга, яңа һөнәрне үзләштерергә туры килде. Әмма газетаны бастыру, әлбәттә, күпкә җиңеләйде. Газетаның сыйфаты да сизелерлек яхшырды, – дип сөйли Нина Шинкарева.

«Новая жизнь» мөхәрриренең элеккеге урынбасары Лидия Кострулева:

– Нина беркайчан да безне шаккатырудан туктамады. Газетаны аның кебек беркем бастыра алмады! Үзе эшли, шул ук вакытта нинди дә булса кызыклы китапны кулыннан төшерми (Нина китаплардан аерылмады), шаярып, мәзәк сүз әйтергә дә вакыт таба. Аның осталыгына көнләшергә генә кала иде.

Лаеклы ялга чыккач та, Нина Евгеньевна яраткан эшеннән шунда ук аерылмый әле. Газетаны ничек бастыруы әле соңрак та озак еллар буе Нина Шинкареваның төшләренә керә.

Ярый әле юанычы – гаиләсе, ире, балалары, оныклары бар. Бакчада эшләргә ярата, яздан башлап, бакчасында гөлләр чәчәк ата. Ә күптән түгел Скандинавия йөреше белән мавыгып киткән. Таякларны оныклары бүләк итә. Хәзер ире Владимир белән парлашып җәяү йөриләр.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев