"Олимп" универсаль спорт залында һәм шәһәрнең башка спорт мәйданчыкларында ГТО комплексына кергән күнегүләр буенча команда ярышларының зона этабы үткәрелде. Өченче тапкыр уздырыла торган кышкы фестиваль спорт сөючеләргә үзләренең көчләрен тикшерү һәм физик әзерлек дәрәҗәсенең нинди булуын ачыклау мөмкинлеге бирә. Бәйгене район башлыгы Камил Нугаев ачты.
Шунысын әйтергә кирәк, ГТО ярышлары республикада яшәүчеләр арасында ел саен популярлык казана бара. ГТО кертелгәннән бирле республика күләмендә уздырыла торган бәйгедә 540 меңнән артык кеше катнашкан. Бу барлык халыкның унбиш процентка якынын тәшкил итә. Барлык муниципаль районнарда да ГТОны тестлаштыру үзәкләре эшли. Республика буенча алганда, мондый учреждениеләр саны инде 50дән арткан. Регионара җәмәгать оешмасы Президенты Эдуард Иванов сүзләренә караганда, быел без Бөтенроссия физкультура-спорт комплексын тормышка ашыруның яңа IV этабына керәбез. Аның төп яңалыгы - тестлаштыру үзәкләре эшен мониторинглау системасы һәм ГТО рейтингы. Рейтинг һәр муниципаль берәмлек буенча исәпләп чыгарылачак, шуннан соң инде уртак нәтиҗәләр Татарстанның Россия регионнары арасындагы рейтингын төзүдә кулланылачак.
ГТО нормативларын төзегәндә элеккечә үк, катнашучыларның яше һәм җенесе, аларның әзерлек дәрәҗәсе исәпкә алына. Шуңа күрә ярышларда 9дан 70 яшькә кадәрле 11 баскычтагы вәкилләр катнаша ала. Бу юлы нормативларны якындагы алты район: безнең, Чистай, Яңа Чишмә, Әлки, Алексеевск һәм Аксубай районнарында яшәүчеләр тапшырды. Көн дәвамында алар төрле күнегүләр башкарды: чаңгыда йөгерде, коралдан атты, йөзде, турникта тартылды, гер күтәрде һ.б.
Ярышларда безнең район өчен һәр баскычтан берәр катнашучы чыгыш ясады. Арада хәтта балалар да бар иде: Әмир Әхмәдышев, Матвей Демьянов, Диана Волкова (шәһәрдәге беренче мәктәп укучылары), Антоновкадан Александр Макаров, мәгариф бүлегеннән Юрий Селиванов, Дмитрий Бурумов (Чистай электр челтәрләре), Евгений Демьянов, Александр Ермилин (икесе дә башкарма комитеттан), Луса Әхмәдышева белән Светлана Демина. Аеруча Александр Ермилин, Евгений Демьянов һәм Светлана Деминаны билгеләп үтәсе килә. Алар үз баскычларында иң яхшылар дип табылды. Шәһәрдәге урман хуҗалыгы ветераны Светлана Демина да мактауга лаек. Аксубай командасы белән беренче урын өчен көрәшкә ул үзеннән лаеклы өлеш кертте. Нәтиҗәдә безнең команда беренче урынга чыкты, кубок белән бүләкләнде. Бәйгедә катнашучыларга медальләр һәм дипломнар тапшырылды.
Безнең социаль челтәрләр:
ВКонтакте Одноклассники Telegram
Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.
Нет комментариев