Болгар шәһәренең «Олимп» спорт мәктәбендә стритбол буенча турнир узды
Алты команда катнашты, «Уникс»җиңүче булды.
5 июнь көнне Болгар шәһәренең «Олимп» спорт мәктәбендә Сабантуй бәйрәменә багышланган стритбол турниры булды. Ярышлар «яшьләр һәм балалар» милли проекты кысаларында узды.
Анда алты команда катнашты: «Уникс», «ЦСКА», «Барбери», «Алга», «Бруклин» һәм «Стрелки». Уеннар түгәрәк системасы буенча узды - һәр команда һәр команда белән очрашты. Барлыгы 15 киеренке матч уйналды.
Турнир нәтиҗәләре буенча өченче урынны — «Стрелки», икенче урынны «Алга» алды. Җиңүче булып «Уникс »командасы танылды.
«Без турнирны мавыктыргыч һәм истә калырлык итәргә тырыштык. Балалар чын спорт характерын күрсәттеләр, көрәш соңгы секундка кадәр барды. Барлык командаларга да уеннары һәм тамашачыларга ярдәмнәре өчен рәхмәт», — дип билгеләп үттеләр ярышларны оештыручылар.
Чараны оештырган өчен педагог һәм балалар сәламәтләндерү-мәгариф үзәге директоры Юрий Кузнецовка рәхмәт белдерделәр. Барлык катнашучылар да күңел күтәренкелеге һәм онытылмаслык тәэсирләр алды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең социаль челтәрләр:
ВКонтакте Одноклассники Telegram
Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.
Нет комментариев