Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Безнекеләр – алтынчы!

Спортның команда төрләре буенча Идел буе федераль округы ярышларында катнашып, шәһәрдәге икенче урта мәктәп укучылары "Мини футболны - мәктәпкә" проекты кысаларында Бөтенроссия ярышларының өченче этабында алтынчы урынны алдылар. Олег ПАХОМОВ Россиянең гомуми белем бирү оешмалары командалары арасында мини-футбол (футзал) ярышлары уздырыла башлауга ун ел тула. Бу ярышларның төп максаты -...

Спортның команда төрләре буенча Идел буе федераль округы ярышларында катнашып, шәһәрдәге икенче урта мәктәп укучылары "Мини футболны - мәктәпкә" проекты кысаларында Бөтенроссия ярышларының өченче этабында алтынчы урынны алдылар.
Олег ПАХОМОВ
Россиянең гомуми белем бирү оешмалары командалары арасында мини-футбол (футзал) ярышлары уздырыла башлауга ун ел тула. Бу ярышларның төп максаты - үсеп килүче яшь буын арасында сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау, класстан тыш физкультура-сәламәтләндерү эшен камилләштерү буенча педагогларның эшчәнлеген стимуллаштыру һәм иң яхшы спортчыларны барлау, "Мини футболны - мәктәпкә" проектын, балалар һәм яшүсмерләр арасында физкультура һәм спортны тагын да популярлаштыру.
Безнең укучылар мондый ярышларда даими катнашалар һәм әйбәт нәтиҗәләргә ирешәләр. Болгардагы 2нче мәктәп малайлары берничә тапкыр проектның зона этабында җиңү яулады, хәтта республика финалының җиңүчесе дә булды. Тик менә безнең яшь футболчыларның моңарчы ил күләмендә уздырылган ярышларга барганы юк иде әле. Инде менә беренче уңышка да ирештеләр! Хәтерләсәгез, безнең команда әле күптән түгел генә регион этабында икенче урынга чыгып, Татарстан исеменнән Идел буе федераль округында чыгыш ясау хокукына ия булды. Әйтергә кирәк, мондый уңышка футболчылар да, спортның башка команда төрләре белән шөгыльләнүчеләрнең дә ирешкәне булмады. Дөрес, команда Россия күләмендә үткәрелгән шәхси ярышларда чаңгычылар, көрәшчеләр һәм башка спортчылар үзләрен яхшы яктан күрсәтергә өлгерделәр. Спорт тарихында югары баскычка күтәрелгән шәһәрнең икенче урта мәктәп укучылары бары тик мактауга гына лаек.
Идел буе федераль округының финал уеннары Түбән Новгород шәһәре тирәсендә урнашкан "Изумрудное" ял базасында үткәрелде. Биредә турнирда катнашучылар өчен тиешле шартлар тудыру турында алдан ук кайгыртканнар. Мәсәлән, футбол уйнау өчен махсус әзерләнгән яхшы сыйфатлы берничә мәйданчыкта даими рәвештә җаваплы ярышлар оештырыла, җыеннарга килүчеләр дә күнегүләрне биредә үткәрәләр. Оештыручылар мәдәни программаны әзерләүгә дә зур игътибар биргән. Мәсәлән, Идел буе округының унике төбәгеннән килгән малайлар һәм кызлар өчен һәр кич саен диярлек дискотекалар оештырылган. Ярышларга килеп ял базасында берничә көн яшәгән һәм тукланган өчен көрәштә чыгымнарны тулысынча "Россиянең мини-футбол ассоциациясе" үз өстенә алган.
Гомумән, матур уен күрсәтү өчен бөтен мөмкинлекләр дә булдырылган. Безнең спортчылар республика һәм район йөзенә кызыллык китермәскә тырыштылар. Беренче этапта унике команда дүрт төркемгә бүленеп уйнады, җиңүчеләр чирек финалга чыкты. Калган командалар 5-8 һәм калган урыннар өчен көч сынашты. Баштарак безнең спортчыларга Пенза һәм Чуашстан командалары белән көч сынашырга туры килде. Чуашстан малайлары белән беренче уенда безнең футболчылар әйбәт уен күрсәтеп, көндәшләрен 5:1 исәбенә (дүрт тупны Никита Никифоров кертте, берне - Илья Марюхов) җиңде. Ни кызганыч, бу матчта Иван Герасимов каты җәрәхәтләнде, табиблар аның кулы сынган диделәр. Шунлыктан, ул инде командага башкача ярдәм итә алмады. Тамашачылар арасына күчеп утырган Иван спортчы иптәшләренә гел көч биреп һәм җиңүгә рухландырып утырды.
Инде көчле Пенза командасы белән (соңыннан ул турнирның финалисты булды) уйнарга кирәк иде. Чуашстан спортчыларын ышанычлы җиңгәнгә күрәдер инде, безнең футболчылар үз көндәшләрен тиешенчә бәяләп бетермәделәр булса кирәк. Нәтиҗәдә 0:2 исәбе белән оттырдылар.
5 - 8 урыннар өчен көрәштә безнең егетләр башта Марий Эльдән килгән көчле команданы бирелергә мәҗбүр иттеләр. Беренче булып исәпне Никита Никифоров ачты. Шуннан соң Кирилл Королев белән Геннадий Шеронов тагын ике туп кертте. 3:1 исәбе белән безнең команда алга чыкты. Бишенче урынга чыгу өчен безнең малайларның көче җитеп бетмәде. Баштагы очрашулар аларны нык ардырды, команда составындагы таркаулык та үзенекен итте бугай. Удмуртиянең Воткинск шәһәреннән килгән малайлар 0:2 исәбе белән өстен чыкты.
Шуңа да карамастан, бу турнир безнең яшь футболчыларның башкалар белән бертигез дәрәҗәдә уйнарга һәм Идел буе федераль округының иң яхшы саналган командаларын да җиңәргә сәләтле булуын ачык күрсәтте. Турнир барышында туплаган тәҗрибә һәм осталык аларга киләчәктә үзләрен тагын да ышанычлырак хис итәргә ярдәм итәчәк. Бу ярышларда Татарстан данын безнең укучылар Никита Никифоров, Игорь Мулинов, Илья Марюхов, Кирилл Королев, Геннадий Шеронов, Сергей Сигов, Иван Герасимов, Артур Иванов һәм Кирилл Корнеев яклап чыгыш ясады. Яшь спортчыларны ярышка балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе тренеры Владимир Постников белән Болгардагы 2нче мәктәп укытучысы Валерий Наумов әзерләделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев