Татарстанда мәктәп ашханәләрен яхшырту өчен юл картасы әзерлиләр
Вакыйгалар

Татарстанда мәктәп ашханәләрен яхшырту өчен юл картасы әзерлиләр

Модернизация республикадагы 217 мәктәп ашханәсендә үтәргә тиеш.

Татарстан Республикасы Министрлар кабинетында узган матбугат конференциясендә республика мәгариф министры Илсур Хадиуллин әйтеп узганча, Татарстанда мәктәп ашханәләренең эшен яхшырту максаты белән юл картасы әзерлиләр. Азык әзерли торган блоклардагы җиһаз-җайланмалар яңартыла, вак-төяк ремонт ясала, кайбер үзгәрешләр кертелә. Әмма реконструкция уздырылмаячак. Реконструкция ясауга күп акча таләп ителә, бөтен эшләрне дә алдан ук планлаштырырга һәм килештерергә кирәк. Юл картасы булдырылгач, боларның барысы да эшләнәчәк.


Нет комментариев