Татарстанда КамАЗ өч балалы гаиләне йортсыз калдырган
Авария республиканың Апас районында була.
Апас районында авария аркасында өч балалы гаилә тораксыз кала.
Фаҗига 14 декабрьдә төнлә була. КамАЗ йөртүче юлдан барганда идарәне югалтып, тизлектә өч балалы ялгыз ана яшәүче йортка килеп бәрелә. Нәтиҗәдә өйдә булган бер бала зыян күрә, ә йорт тузып, яши алмаслык хәлгә килә. КамАЗ йөртүчене дә авыр хәлдә хастаханәгә җибәрәләр.
Хәзер гаилә туганнарында яшәргә мәҗбүр. Шулай да алар үз йортын тәртипкә китерүдән өметләрен өзмиләр. Районда гаиләнең йортын торгызу өчен акча җыя башлаганнар.
Авария факты буенча тикшерү эше бара.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең социаль челтәрләр:
ВКонтакте Одноклассники Telegram
Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.
Нет комментариев