Татарстанда билгесез кеше машинада утыручыларга ут ачкан
Хокук саклау органнары фикеренчә, җинаятьче травматик коралдан аткан.
Татарстанда билгесез кеше Лаеш районы Имәнкисә һәм Чирпы авыллары арасындагы Брысса елгасы янында машинада утырган өч егеткә аткан. Фаҗига кичә кич булган. Эчке эшләр министрлгы матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, җинаятьче качып өлгергән. Хокук саклаучылар фаразлары буенча, җинаятьче травматик корал кулланган.
Машинада утыручы 23-24 яшьлек егетләрнең берсе һәлак булган, икесе җәрәхәтләр алса да, качып өлгергән. Хәзер алар хастаханәдә.
Хәзерге вакытта эш хокук саклау органнары һәм тикшерү комитеты контроленә алынган, билгесез җинаятчене эзләү бара.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең социаль челтәрләр:
ВКонтакте Одноклассники Telegram
Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.
Нет комментариев