Коткаручылар Иделдә өч балыкчыны коткарганнар
Караңгыда балыкчыларны фонарь яктысы буенча эзләп табалар.
Тәтеш районы коткару хезмәте пультына хәбәр боз өстендә калган балыкчыларның үзләреннән килеп җитә. Сүзләре буенча, алар Иделнең Тәтеш районындагы Ильинка авылы янында ярга чыга алмыйлар. Якында гына боз ватылып, өскә су чыккан. Моннан тыш, алар басып торган бозның өсте дә чытырдый башлаган.
Коткаручылар махсус транспортта боз өстендәге балыкчыларны эзләргә чыгалар. Тәтештән 35 километр ераклыкта, караңгыда фонарь яктысын күреп, зыян күрүчеләрне эзләп табалар.
Катып бетмәгән бозга чыгарга батырчылык иткән ваемсыз балыкчыларны ярда инде полиция хезмәткәрләре көтеп торган. Хәзер өч ир-атның һәрберсенә юка бозга чыгулары өчен мең ярымнан ике меңгә кадәр штраф яный.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең социаль челтәрләр:
ВКонтакте Одноклассники Telegram
Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.
Нет комментариев