Кагыйдә бозулар ачыкланды
Узган атнада дәүләт автоинспекторлары участковыйлар белән бергә юл кагыйдәләрен бозуны ачыклау өчен оператив-профилактик рейдлар үткәрделәр. Нәтиҗәдә егермедән артык юл кагыйдәсен бозу очрагы теркәлгән. Гаеплеләр машина йөртүчеләр арасында да (алар арасында балаларны махсус саклагычлардан башка йөртү, тизлекне арттыру), пассажирлар арасында да (тыю билгеләренә игътибар бирмәү, юл аша ярамаган урыннан чыгу) булган....
Узган атнада дәүләт автоинспекторлары участковыйлар белән бергә юл кагыйдәләрен бозуны ачыклау өчен оператив-профилактик рейдлар үткәрделәр.
Нәтиҗәдә егермедән артык юл кагыйдәсен бозу очрагы теркәлгән. Гаеплеләр машина йөртүчеләр арасында да (алар арасында балаларны махсус саклагычлардан башка йөртү, тизлекне арттыру), пассажирлар арасында да (тыю билгеләренә игътибар бирмәү, юл аша ярамаган урыннан чыгу) булган.
Рейдлар барышында транспорт чарасы белән исерек килеш идарә иткән һәм машина йөртү таныклыгы булмаган яшүсмер тоткарланган. Аның язмышын хәзер балигъ булмаганнар эше инспекторы хәл итәчәк, ә ата-анасына үз бурычларын үтәмәгән өчен административ җәза биреләчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең социаль челтәрләр:
ВКонтакте Одноклассники Telegram
Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.
Нет комментариев