Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Татарстанда 18 меңнән артык күп балалы ана пенсиягә вакытыннан алда чыкты

Бу барыннан да элек 5 һәм аннан да күбрәк бала табып, аларны 8 яшькә җиткәнче тәрбияләгән әниләргә кагыла.

Күп балалы әниләр картлык буенча иминият пенсиясенә вакытыннан алда чыгарга хокуклы. Бу барыннан да элек 5 һәм аннан да күбрәк бала табып, аларны 8 яшькә җиткәнче тәрбияләгән әниләргә кагыла. Алар пенсиягә 50 яшендә чыга ала.  Дүрт һәм өч бала табып үстергән аналарга шулай ук вакытыннан алда - 56 һәм 57 яшьтә пенсия билгеләнә.

Күп балалы аналарга вакытыннан алда пенсия билгеләү өчен төп таләпләр - 15 ел хезмәт стажы, шулай ук 28,2 пенсия коэффициенты булу, балаларны 8 яшькә җиткәнче тәрбияләү һәм ата-ана хокукларыннан мәхрүм итү яисә уллыкка алуны юкка чыгару факты булмау.

Татарстанлылар үзләренең хезмәт стажы һәм пенсия коэффициентлары турында мәгълүмат белән дәүләт хезмәтләре порталында таныша алалар.

Сорауларыгыз булган очракта сез,  8 800 100 00 01 телефоны аша шалтыратып (шалтырату бушлай), Татарстан Социаль фонды бүлегенең контакт-үзәгенә мөрәҗәгать итә аласыз.

Моннан тыш, ярдәм чаралары турында тулырак мәгълүмат Социаль фонд  сайтында һәм фонд бүлеге рәсми аккаунтларының ВКонтакте Телеграм Одноклассники социаль челтәрләрендә да  урнаштырылган.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев