Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Начар күрүчеләр һәм сукырлар өчен

Ни кызганыч, безнең арабызда табигатьнең язгы уянуын, кышкы салкын иртәдә генә була торган аяз күкнең гүзәллеген генә түгел, хәтта көзгедән үзенең сурәтен күрүдән дә мәхрүм булган кешеләр бар. Алар өчен дөнья тавышлардан гына тора, ә көннәр дөм караңгылыкта уза. Аларга ничек ярдәм итеп була?

Марина Бедова,
җирлекара үзәк китапханә мөдире.
Быел безнең китапханә сукырлар һәм начар күрүчеләр өчен махсус республика китапханәсе белән хезмәттәшлек итә башлады. Безгә китаплар хәзер шуннан кайта һәм укучыларны кызыксындырган теләсә кайсы китапны кайтара алабыз. Алар арасында Брайль теленә күчерелгән китаплар, шулай ук начар күрүчеләр укый ала торган эре шрифт белән язылган китаплар да бар.
Хәзерге вакытта «сөйли торган» китаплар - икенче төрле әйткәндә, аудиокитаплар зур популярлык казанды. Болар - китапны яки журналны диктор башкаруында яздырган магнит тасмалар, МР3 форматында компакт-дисклар, флэш-карталар. Матур әдәбият, иҗтимагый-сәяси һәм төрле дәреслек язмалары кешеләргә китап белән аралашу шатлыгы бирә, актив тормышка - хезмәткә, укырга, үзлегеңнән белем алырга мөмкинлек бирә. Без укучыларга татар һәм рус телләрендә китаплар тәкъдим итә алабыз. Тиешле китапны алу өчен чылтыратырга яки китапханәгә кереп заказ бирергә кирәк.
Китапханәдә шулай ук күрү буенча инвалидларга, башка физик мөмкинлекләре чикләнгән, өлкән яшьтәге, ялгыз яшәүче инвалидларга өйгә килеп хезмәт күрсәтүче абонемент эшләп килә. Китапларны укучыларның өенә китереп бирәләр.
Күз күрүе начар булган кешеләрне китап укуга тартып, китапханә алар өчен дөньяны танып белүнең киң мөмкинлекләрен ача. Китап сукыр кешегә башкаларның үз күзләре белән күрә ала торган сурәтләрен ачып бирергә ярдәм итә. Гадәттә, күзләре күрә алмый башлаган кеше башта киләчәккә өметен югалта, рухи яктан сына. Шундый авыр чакларда аңа кирәкле киңәшләрен бирә торган махсус әдәбият ярдәм итә ала. Начар күрүчеләрне китапханәгә җәлеп итү аларга социаль инфраструктураларга булган хокукын тормышка ашырырга ярдәм итә, тиешле китапханә хезмәте алырга, безнең коллектив оештырган төрле чараларда катнашырга, үзләренең иҗади потенциалын ачарга, кешеләр өчен кирәк булуын тоярга мөмкинлек бирә.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев