Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Болгарда яшәүченең Идел утравындагы йорты суд карары буенча сүтелде

Утраудагы йорт һәм участок рәсмиләштерелмәгән була.

Идел утрауларының берсендә Спас районында яшәүченең йортын сүттеләр. Бу хакта ТР Суд приставлары матбугат хезмәте хәбәр итте.

Эш материаллары буенча, 20 квадрат метр мәйданлы йорт һәм хуҗалык корылмалары Спас районында яшәүче тарафыннан тиешле органнар рөхсәтеннән башка Идел уртасындагы утрауларның берсендә төзелгән. Йорт хуҗасы үзе Болгарда теркәлгән.

Җирлек администрациясе, законсыз төзелешне күреп, хуҗасына законсыз төзелешне сүтәргә тәкъдим итә, ләкин яклар килешүгә килә алмыйлар һәм эш судка тапшырыла.

Суд корылмаларны сүтү һәм законсыз рәвештә басып алынган участокны азат итү турында карар чыгара һәм районның суд приставлары хезмәтенә башкару өчен тапшырыла. 

Приставларның хәбәренә һәм төзелгән протоколларга йорт хуҗасы җавап бирмәгән. Нәтиҗәдә, приставлар биналарны хакимият хисабына сүтәргә, ә акчаны йорт хуҗасыннан суд аша алырга карар итәләр. Бу хакта ишеткәч, хуҗа йортны һәм корылмаларны үз көче белән сүтә. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев