Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Болгарда Донбассның һәлак булган балаларын искә алачаклар

Теләге булган һәр кеше шәһәрнең үзәк мәйданындагы мемориалга шәм кабызып, ак розалар һәм уенчыклар куя алачаклар.

Иртәгә, 27 июльдә, Болгарның үзәк мәйданында кораллы конфликт вакытында һәлак булган балалар истәлегенә багышланган митинг узачак.
Акциянең символы – ак шарлар, ак чәчәкләре, кәгазь көймәләр һәм күгәрченнәр.

27 июльдә көне буе Спас районында яшәүчеләр мемориал янына килеп, шәмнәр кабызып, вакытлы мемориалга чәчәкләр салып, уенчыклар куеп, ак розалар утыртып, ак шарлар һәм кәгазь көймәләр җибәреп, бер минут тынлык белән бик иртә арабыздан киткән Донбасс фәрештәләрен искә ала ала.

Митинг сәгать 10да башлана. Ә мемориал көне буе эшләячәк. Кичен исә барлык җыелган уенчыкларны җыеп, гуманитар ярдәм белән Донбасска җибәрәчәкләр.

Белешмә өчен

27 июль - Донбасстагы сугыш корбаннары булган балаларны искә алу көне.


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев