Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Болгар музей-тыюлыгына 7000 турист килгән

Спас районында Яңа ел чараларына йомгак ясалды.

Кичә Спас районы башлыгының атналык киңәшмәсендә районда Яңа ел чараларын үткәрүгә йомгак ясадылар.

Район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Евгений Савинов чыгышында билгеләп үткәнчә, Яңа ел бәйрәмнәрендә Спас районында 208 мәдәни-күңел ачу чарасы үткәрелгән: Болгар шәһәрендә – 19, авыл җирлекләрендә – 189.

Рекордны «Октябрь» кинотеатры куйган. Ул тамашачыларга тәкъдим иткән 24 сеансны 1245 кеше караган.

Шәһәр шугалагында 530 кеше булган. Әле бу тимераякны прокатка алучылар саны гына. Күпләр исә үз тимераяклары белән килгәннәр.

«Дулкын» бассейнында 249 булган, 240 укучы мәктәп яны лагерьларында ял иткән, Казан шәһәрендәге Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов чыршысында 71 бала булган. Хәрби операциядә катнашучыларның 3 яшькә кадәрге 57 бала чыршы бәйрәмендә катнашкан. Иң актив, яхшы укучы һәм спортта югары уңышларга ирешкән 64 укучы район башлыгы чыршы бәйрәмендә булган.  

Оешмалар да үз хезмәткәрләренең балалары өчен Яңа ел бәйрәмнәре үткәргәннәр.

Спас районы предприятиеләре һәм оешмалары җитәкчеләре Теләкләр чыршысыннан 64 баланың Яңа ел теләкләрен үтәгән.

Салкыннарга карамастан, Болгар музей-тыюлыгына Яңа ел бәйрәмнәре чорында 7000 турист булып киткән.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев