Бу көннәрдә районның үзәкләштерелгән бухгалтерия коллективы үзенең ун еллык юбилеен билгеләп үтә.
Бу учреждениенең бухгалтерлык хезмәте тарихы 2006 елда башлана. Нәкъ шул чакта башкарма комитет җитәкчесе Сергей Иванович Тюнев аны оештыру турындагы карарга кул куя. Хәзер бу мөһим документ үзәкләштерелгән бухгалтерия архивында саклана һәм юбилей алдыннан аңа аерым игътибар бирелә....
Бу көннәрдә районның үзәкләштерелгән бухгалтерия коллективы үзенең ун еллык юбилеен билгеләп үтә.
Бу учреждениенең бухгалтерлык хезмәте тарихы 2006 елда башлана. Нәкъ шул чакта башкарма комитет җитәкчесе Сергей Иванович Тюнев аны оештыру турындагы карарга кул куя. Хәзер бу мөһим документ үзәкләштерелгән бухгалтерия архивында саклана һәм юбилей алдыннан аңа аерым игътибар бирелә. Башкалар белән бергә учреждениенең учетын һәм отчетларын югары дәрәҗәдә эшләүне тәэмин итүче яшь белгечләр дә аның белән кызыксынып танышалар.
"Үзәкләштерелгән бухгалтерия" бюджет учреждениесе эшчәнлеге балаларга мәктәпкәчә, мәктәп һәм өстәмә белем бирү тармагы саннарында һәм отчет документларында чагыла. Әлеге өлкәдә бухгалтерия учеты - белем һәм тәрбия бирү процессы өчен кирәкле әсбаплар сатып алу, чыгымнарны исәпкә алу, укытучылар, тәрбиячеләр һәм хезмәт күрсәтүче персоналның хезмәт хакын исәпләү, салымнар һәм җыемнар, товар китерүчеләр белән алыш-биреш буенча төгәл һәм ачык мәгълүмат чыганагы. Бу юнәлешләрдә җитди учет һәм төгәл анализдан башка эшләү мөмкин түгел. Шунлыктан бу хезмәт барлыкка килгән көннән башлап, һәр белгечкә зур җаваплылык йөкләнә. Үз эшенең чын осталары гомуми уңышка үзләреннән өлеш кертәләр.
Бухгалтерия белән Рәмзия Байрамян җитәкчелек итә. Оста оештыручы һәм тәҗрибәле белгеч буларак, ул эшен күңел биреп башкара, эшенә дә, үзенә һәм хезмәттәшләренә дә таләпчән. Аның тырышлыгы белән югары һөнәри осталыкка ия булган, бердәм һәм ышанычлы, теләсә нинди кыен мәсьәләләрне хәл итәргә сәләтле колллектив тупланган. Алар учреждениенең учет һәм отчет сәясәтен җиренә җиткереп үтиләр һәм бухгалтерлык эше, салым законнары таләпләрен уңышлы башкаралар.
Бердәм коллектив үз юбилеен әнә шулай уңышлы хезмәте белән каршылый.
Руслан Хәмидуллин фотосы.
Безнең социаль челтәрләр:
ВКонтакте Одноклассники Telegram
Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.
Нет комментариев