Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

«Колосок» балалар бакчасында «Мин Татарстанымны яратам» флэшмобы узды

Конкурста Болгарның мәктәпкәчә учреждениеләренә йөрүче балалар катнашты.

Кичә «Колосок» балалар бакчасында инде традициягә әверелгән «Мин Татарстанымны яратам» флэшмобы узды. Конкурста балалар бакчасына йөрүче нәниләр һәм тәрбиячеләр катнашты.

«Мондый конкурсларны без балаларның иҗади сәләтен арттыру, милләтнең рухи кыйммәтләрен кечкенәдән аңлату өчен уздырабыз. Күңелле чаралар балаларга да ошый, өлкәннәрнең дә күңелен күтәрә», - ди бу хакта Спас районы мәгариф бүлегенең мәктәпкәчә белем бирү методисты Светлана Никитина.

Конкурста урыннар түбәндәгечә бүленде: беренче урынны «Солнышко» белән «Теремок», икенче урынны - «Родничок» белән «Колосок» бакчалары бүлеште. Өченче урынга «Антошка» балалар бакчасы чыкты.

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев