Күңелем җырлый анам телендә. . .
Әле шушы көннәрдә генә “Татарча диктант – 2019” белем бирү акциясе узды.
Бу көнне бөтен Җир шары татарча диктант язарга утырды. Мин дә шушы акциядә катнашырга теләп, башкалар белән бергә татарча диктант язарга бардым.
Диктантны мәктәп бинасында яздылар. Бирегә төрле буын вәкилләре килде. Диктантка текст итеп татар шагыйре Роберт Миңнуллинның “Мин кулыма китап алам”дип аталган чыгышыннан өзек алынган. Текстны бик җиңел дип әйтмәс идем. Татар теле орфографиясенең һәм грамматикасының барлык кагыйдәләрен үз эченә алган, хәзерге заман сүзләре кергән күләмле текст иде ул. Диктантны мәктәбебезнең татар теле укытучысы Гөлназ Мөнир кызы Фәйзиева әйтеп яздырды.
Бу көн бер бәйрәм төсен алды. Шулай ук, диктант язган кешегә ул бер сынау үткән кебек тә булды. Мәктәпне моннан алтмыш дүрт ел элек тәмамлаган сиксән бер яшьлек Сафура Хәсәнова бу чарада катнашу шатлыгын уртаклашты:
-- Татарча әдәби китаплар укыйм, -- ди ул. -- Аеруча Аяз Гыйлажев, Мәдинә Маликова, Габдрахман Әпсәләмов, Әмирхан Еники кебек атаклы язучыларыбыз әсәрләрен бик яратам. Газета-журналларны да яздырып алам, китапханәнең дә актив укучысы булып торам. Диктант язарга бик теләп килдем. Бу акция ана телебезгә сөюне арттыра, аның ни дәрәҗәдә бай икәнлеген аңларга ярдәм итә. Татар теле чынлап та бай, аның бар ямен, тәмен фәкать өйрәнә-өйрәнә генә аңлыйсың...
Сафура апаның бу сүзләре белән килешми мөмкин түгел.
Флёра Хәйретдинова, Иске Рәҗәп авылының ветераннар (пенсионерлар) оешмасы Советы рәисе.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең социаль челтәрләр:
ВКонтакте Одноклассники Telegram
Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.
Нет комментариев