Яңа планнар билгеләнде
Узган дүшәмбедә “Бердәм Россия” партиясе җирле бүлегенең ХХIХнчы конференциясе булды.
Конференция эшендә партия әгъзалары, башлангыч оешма секретарьлары, район Советы депутатлары, җәмәгатьчелек вәкилләре катнашты.
2018 елда башкарылган эшләр һәм 2019 елга бурычлар турында җирлек бүлек секретаре Камил Нугаев сөйләде.
Отчет чорында башкарылган эшләргә йомгак ясап, ул кешеләрдән алынган мөрәҗәгатьләр буенча актив эшләгән Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутатлары Айрат Хәйруллинга һәм Ольга Павловага, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатлары Фоат Вәлиевка, Татьяна Воропаевага рәхмәтен белдерде. Шуның белән бергә, докладта зур игътибар таләп итә торган кайбер проблемалар да телгә алынды. Фикер алышканнан соң делегатлар киләсе чорга төп бурычларны билгеләделәр.
Конференциядә “Өчкүл” башлангыч бүлеге секретаре Наталья Емелюшина, мәгариф бүлеге методисты Маргарита Маркова һәм башкалар чыгыш ясады.
Җирле сәяси совет составын яңарту мәсьәләсе турында партия бүлеге секретаре урынбасары Сергей Тюнев хәбәрен тыңладылар. Устав таләпләре нигезендә, җирле сәяси совет составы 10 процентка яңартылырга (ул 9 кешедән тора) тиеш. Анатолий Молодов үзен совет составыннан үз теләге белән чыгаруны үтенде. Составка яшерен тавыш бирү юлы белән “Аграмак” башлангыч бүлеге секретаре Румия Галәветдинова сайланды.
Конференциядә катнашучылар партиянең Татарстандагы төбәк бүлегендә узачак XXVIII конференциягә делегатлар сайладылар.
Төп мәсьәләләр буенча фикер алышканнан соң бүләкләр һәм партия билетлары тапшырдылар. “Бердәм Россия” эшчәнлегендә актив катнашканнары өчен партиянең башлангыч бүлек секретарьлары Румия Галәветдинова белән Мансур Гыйматдинов партиянең Татарстандагы төбәк бүлеге секретаре Фәрит Мөхәммәтшинның Рәхмәт хатлары белән бүләкләнделәр. Партиянең җирле бүлеге секретаре Надежда Храменкова партиягә кергән яңа әгъзаларга билетлар тапшырды.
Конференция эшенә Камил Нугаев йомгак ясады.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең социаль челтәрләр:
ВКонтакте Одноклассники Telegram
Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.
Нет комментариев