Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
Яңалыклар

Уңышлар сезгә, игенчеләр!

Безнең район механизаторлары "Иң яхшы комбайнчы" республика конкурсына актив кушылды. Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов булган урып-җыю техникасының нәтиҗәлелеген күтәрү һәм яхшы күрсәткечләргә ирешүне стимуллаштыру максатыннан, 100әр мең сумлык 200 премия булдырды. Урып-җыю эшләрендә югары күрсәткечләргә ирешеп эшләүче безнең механизаторлар да бу премияне отарга мөмкин. Хәзерге вакытта суктырылган ашлык күрсәткече...

Безнең район механизаторлары "Иң яхшы комбайнчы" республика конкурсына актив кушылды.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов булган урып-җыю техникасының нәтиҗәлелеген күтәрү һәм яхшы күрсәткечләргә ирешүне стимуллаштыру максатыннан, 100әр мең сумлык 200 премия булдырды. Урып-җыю эшләрендә югары күрсәткечләргә ирешеп эшләүче безнең механизаторлар да бу премияне отарга мөмкин. Хәзерге вакытта суктырылган ашлык күрсәткече буенча түбәндәге игенчеләр алда бара:
Илдар Гатауллин ("ВЗП Болгар", "Лексион-560") -1743 тонна;
Юрий Андронов ("ВЗП Болгар", "МЕГА-370") -1447 тонна;
Әсхәт Хәлиуллин ("Лексион-570" комбайны) - 1119 тонна;
Илһам Шәфигуллин ("Авангард" җәмгыяте, "МЕГА"-360") -1000 тонна;
Александр Субботкин (Александр Планин КФХ, "Дон-1500Б") - 873 тонна;
Әнвәр Шәрифуллин (Юрий Семушкин КФХ, "Дон-1500Б") - 712 тонна;
Ринат Шәйдуллин (Дамир Хәмидуллин КФХ, "Вектор") - 630 тонна;
Рамил Вафин (Айсылу Мөхәммәтова КФХ, "Дон-1500") - 590 тонна.
Урып-җыю эшләре дәвам итә. Димәк, комбайнчыларның күрсәткечләре тагын да югары булыр, ә бу инде конкурста катнашучыларның премия алырга шансларын арттыра.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев