Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Уяулык һәрвакыт кирәк

Кичә районның террорчылыкка каршы комиссия утырышы булды.

Көн тәртибенә террорчылык гамәлләрен булдырмый калу һәм ТР Дәүләт Советына депутатлар сайлауга хәзерлек һәм аны үткәрү чорында җәмәгать куркынычсызлыгын тәэмин итүне көчәйтү чаралары турындагы мәсьәлә куелды. Чыгыш ясаучыларны тыңлаганнан соң, утырышта катнашучылар тиешле карар кабул иттеләр. Карарда тавыш бирү урыннарының иминлеген, анда санкциясез үтеп керүгә каршы тору, сигнализация һәм полиция белән ашыгыч элемтәгә керү чаралары белән җиһазландыру, массакүләм чараларны үткәргәндә террорчылык һәм янгынга каршы таләпләрнең үтәлеше, тавыш бирү көне алдыннан участок сайлау комиссиясе биналарын тикшерүне оештыру күздә тотыла. Җаваплы кешеләргә террорчылык гамәлләре килеп чыккан очракта җәлеп ителәчәк көчләр һәм мөмкинлекләрне исәпләргә, участок сайлау комиссиясе урнашкан бинада кизү торуны оештырырга кушылды.

Шулай ук тавыш бирү урыннары янында, планлаштырылган бәйрәм чаралары үткәрелә торган территория һәм объектларда транспорт чараларын кую тәртибе, югары сайлау комиссияләренә сайлау документларын илтүче кешеләрне билгеләү дә игътибар үзәгендә торырга тиеш. Бу чорда халык арасында уяулыкны арттыру турында аңлату эшләре үткәрергә кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: утырыш профилактика террорчылыкка каршы комиссия