Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Спас районында “Көзге каникуллар” акциясе бара

ЮХИДИ тарафыннан оештырылган акция 30 октябрьдә башланып, 7 ноябрьгә кадәр дәвам итәчәк.

Татарстанда, шул исәптән безнең Спас районында да, балалар арасында юл-транспорт җәрәхәтләрен булдырмый калуга юнәлдерелгән “Көзге каникуллар” акциясе бара.

30 октябрьдә башланып, 7 ноябрьгә кадәр дәвам итәчәк чарага балалар гына түгел, өлкәннәр дә җәлеп ителә. Балалар бакчалары, мәктәпләрдә төрле чаралар уздырыла, аларда юл хәрәкәтенең яшь инспекторлары да катнаша.

Спас районы буенча ЮХИДИ бүлеге җитәкчесе вазифасын башкаручы Алексей Терехин ата-аналарга кайбер киңәшләрен бирде:

Каникуллар чорында балалар күпчелек вакытны урамда уздыра. Шуңа күрә балаларыгызга юл йөрү кагыйдәләрен өйрәтегез. Юл аша махсус урыннардан гына чыгарга ярый, урам аша чыкканчы, якында машиналар булмавын тикшерегез, караңгы вакытта исә кием-салымда яктылык чагылдыручы элементлар йөртергә кирәк. Машина йөртүчеләр исә балаларны салонда махсус беркетү җайланмалары белән генә йөртергә ярый икәнлеген онытмасыннар иде.

Өлкәннәр балалар өчен юл йөрү кагыйдәләрен саклауда үрнәк булырга тиеш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев