Спас районында коронавирустан түләүсез даруларны өйгә китерү дәвам итә
Яңалыклар

Спас районында коронавирустан түләүсез даруларны өйгә китерү дәвам итә

Район волонтерлары “Ярдәм янәшә” Бөтенроссия акциясендә актив катнашалар.

Спас районы яшьләр парламенты волонтерлары коронавирустан өйдә дәваланучыларга даруларны өйгә китереп бирәләр.

“Яшьләр һәрвакыт ярдәм итәргә әзер. Дарулар салынган пакетны ишек тоткасына элеп, даруларны чыгып алсынар өчен, ишеккә зконок бирәбез. Үзем дә еш йөрим. Кешегә савыгырга аз булса да ярдәм итүемне тоясы килә” – ди яшьләр парламенты рәисе Анастасия Павликова.


Нет комментариев