«Родничок» балалары театр көнен билгеләп үттеләр
Чара Болгарның балалар китапханәсендә узды.
27 мартта билгеләп үтелгән Бөтендөнья театр көне уңаеннан «Родничок» бакчасы нәниләре өчен балалар китапханәсендә махсус чара оештырылды.
Китапханәдә аларны ябык серле сандык белән әкият сөйләүче каршы алды. Балалар үзләренең әкиятләр турында булган белемнәрен күрсәтеп, әкиятчегә ябык сандыкны ачарга ярдәм иттеләр һәм әкият геройларына әверелделәр.
Аннары нәни актерлар курчаклар белән “Колобок” рус халык әкиятен сәхнәләштерүдә катнаштылар.
Чара ахырында балалар күңелле мултфльмнар карадылар һәм викторина сорауларына җавап бирделәр.
Мондый чаралар балаларның белемнәрен арттырырга, аларда иҗат белән кызыксыну уятырга ярдәм итә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең социаль челтәрләр:
ВКонтакте Одноклассники Telegram
Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.
Нет комментариев