Яңалыклар

Наркотиклар әйләнеше – контрольдә

Хәзерге вакытта полиция хезмәткәрләре "Притон" операциясе үткәрәләр. Ул наркотик һәм психотроп матдәләрнең законсыз әйләнеше тармагында җинаятьләрне булдырмый калуга, наркопритон оештыручыларны җаваплылыкка тартуга юнәлдерелгән. Моннан тыш, эчке эшләр органында учетта торган затларга җинаятьләрне булдырмый калу өчен тәрбияви йогынты ясау максаты да куелган. Хәзерге вакытта операция барышында районда яшәүче берәүгә карата ачылган...

Хәзерге вакытта полиция хезмәткәрләре "Притон" операциясе үткәрәләр.
Ул наркотик һәм психотроп матдәләрнең законсыз әйләнеше тармагында җинаятьләрне булдырмый калуга, наркопритон оештыручыларны җаваплылыкка тартуга юнәлдерелгән. Моннан тыш, эчке эшләр органында учетта торган затларга җинаятьләрне булдырмый калу өчен тәрбияви йогынты ясау максаты да куелган.
Хәзерге вакытта операция барышында районда яшәүче берәүгә карата ачылган эш буенча тикшерү бара. Ихтимал, аңа РФ Административ хокук бозулар кодексының "Наркотик һәм психотроп матдәләрне табиб билгеләмәгән килеш куллану" 6.9 маддәсе буенча административ җәза бирелер. Җәзаны суд билгеләргә тиеш.

Нет комментариев