Кошларның да ашыйсы килә
Кышны безнең якларда каршылый торган кошларга ярдәм кирәк
«Спас» Дәүләт табигать заказнигы хезмәткәрләре Болгардагы сәламәтлекләре чикләнгән мәктәп-интернат укучылары, «Теремок» һәм «Солнышко» балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр белән бергә «Кошларны кышын ашатыгыз!» акциясе үткәрделәр.
Чара барышында заказник белгече Любовь Мурзак балаларга безнең якларда кышлый торган кошларның салкыннарны авыр кичерүе турында сөйләде. Һәр кош яратып ашый торган җим дә була икән. Мәсәлән, көнбагыш төшен, карбыз, кавын, кабак орлыгын бөтен кошлар ашый, аеруча песнәкләр ярата. Әле тагын тозламаган дуңгыз маен да «үз» итәләр. Мондый майны тукран да яратып ашый. Чыпчыкларга күбрәк тары һәм солы ярмасы кирәк, кызылтүшләр уттай янып торган кызыл миләшкә кызыга.
Балалар кошларга багышланган табышмакларга җаваплар әйттеләр, бездә кала торган кошлар рәсемнәрен ясадылар, конкурсларда катнаштылар, кошлар дөньясындагы кызыклы фактлар белән таныштылар.
Балалар әти-әниләре белән җимлекләр ясадылар. Аларны тәрбиячеләр һәм укытучылар белән бергә агачларга элеп чыктылар. Әлбәттә инде, кошлар яраткан җимнәрне дә салдылар. Якын араларда биологик ресурслар буенча ТР Дәүләт комитеты иң яхшы җимлекне сайлап, җиңүчегә бүләк тапшырачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең социаль челтәрләр:
ВКонтакте Одноклассники Telegram
Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.
Нет комментариев