Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Хезмәтләрен хөрмәтләп

Күпьеллык намуслы хезмәте, югары һөнәри осталыгы өчен "Спас оптторгы" кулланучылар җәмгыяте идарәсе рәисе Марина Николаевна Андриянова Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнде.

Самбо спортын үстерүгә керткән өлеше, тренерлык эшчәнлегендә югары күрсәткечләргә ирешкәне, Бөтенроссия һәм халыкара ярышларда мактаулы урыннарны алганы өчен СССРның спорт мастеры, Спас районы "Олимп" балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе өлкән тренер-укытучысы Владимир Федорович Борюшкин "Ватан горурлыгы" Хәйрия фондының Мактау грамотасы белән бүләкләнде.
Болгар шәһәрендә мастер-ветераннар арасында самбо буенча Россия чемпионатын оештырып уздырганнары өчен Спас районы башлыгы Камил Нугаевка, Спас районының яшьләр эше, спорт һәм туризм бүлеге җитәкчесе Әхтәм Нурвахит улы Вәлиәхмәтовка, "Олимп" балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе директоры Сәгыйров Илнур Мингариф улына, шулай ук "Олимп" спорт мәктәбе, "Регина" кунакханә комплексы коллективларына Татарстан Республикасы Самбо федерациясенең рәхмәте белдерелде.
Спас районы Мактау грамоталарына лаек булдылар:
Андриянова Марина Николаевна, "Спас оптторгы" кулланучылар җәмгыяте идарәсе рәисе, - кулланучылар кооперациясе системасында озак еллар намуслы хезмәте өчен;
Сибгатуллина Гөлсинә Габдрахман кызы, Полянка авыл җирлеге башлыгы, - күп еллык намуслы хезмәте, җирле үзидарә органнары эшенең нәтиҗәлелеген яхшыртуга керткән лаеклы өлеше өчен.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев