Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Булачак беренче сыйныф укучыларының әти-әниләре онлайн-марафонда сорауларын бирә алалар

Марафон 2 февральдә Telegram мессенджерында башланачак.

Билгеле булганча, беренче сыйныфларга туплау елның беренче айларында ук башлана. Шуңа күрә Telegram мессенджерында булачак беренче сыйныф укучыларының әти-әниләре өчен "Тиздән беренче сыйныфка" онлайн-марафоны узачак. Ул 2 февральдә старт ала һәм 3 февральдә дәвам итәчәк. Марафонда катнашу бушлай. Бу хакта ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итте.
Булачак укучыларның әти-әниләре үзләрен кызыксындырган сорауны бирә ала. Мәсәлән, бала укуга әзерме, баланы мәктәпкә ничә яшьтә бирергә һәм башкалар.
Сорауларга педагогика фәннәре кандидаты, Россия мәгариф академиясе тәрбия институтының әйдәп баручы фәнни хезмәткәре Анна Бояринцева җавап бирәчәк.
Онлайн-марафон вебинар формасында үткәрелә. Вебинарга ата-аналар өчен файдалы материаллар беркетеләчәк.

Сылтама буенча теркәлгәннән соң, ата-аналарга "Без балабызны мәктәпкә бирергә әзерме?» тесты сорауларына җавап бирергә кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев