Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Болгарның икенче мәктәбе укучылары Бөтенроссия олимпиадасында җиңде

Технология буенча олимпиадада илнең 72 төбәгеннән 228 кеше катнашты.

25-30 апрельдә Казанның «Байтик» савыктыру-белем бирү комплексында мәктәп укучылары арасында технология буенча Бөтенроссия олимпиадасының йомгаклау этабы узды. Финал этабында илнең 72 төбәгеннән 228 укучы катнашты. Безнең районнан олимпиадада Ольга Выжленкова җитәкчелегендә икенче мәктәп кызлары командасы катнашты. 

Киеренке көрәш нәтиҗәсендә 9 сыйныф укучысы Софья Федорова технология буенча Бөтенроссия олимпиадасында җиңүче дип табылды.

8 һәм 11 сыйныф укучылары Ирина Берендеева һәм Анна Беляева Олимпиада призерлары исемен алдылар.

«Киеренке көрәштә безнең кызларга тиңнәр булмады. Район тарихында беренче тапкыр Бөтенроссия олимпиадасының йомгаклау этабында мондый югары нәтиҗәләргә ирештеләр», – ди бу хакта 2нче мәктәпнең технология укытучысы һәм кызларның остазы Ольга Выжленкова.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Болгар олимпиада технология