Болгарда Конго һәм Мали республикалары мәгариф министрлары булып китте
Кунакларга Болгар музей-тыюлыгында экскурсия үткәрделәр.
Казанда чит илләрнең мәгариф министрлары катнашында беренче Халыкара «Киләчәкне булдырып» форумы эшли башлады. Татарстан җиренә аяк баскан кунакларны Болгар музей-тыюлыгына экскурсиягә алып килделәр.
Башта делегатлар Болгар цивилизациясе музеенда булды. Дөньядагы иң зур басма Коръәнне күреп таң калдылар. Кече манара, Җәмигъ мәчете белән кызыксынып таныштылар. «Ак мәчет» комплексы кунаклар күңелендә онытылмас тәэсирләр калдырды.
– Бу изге җиргә әле беренче тапкыр гына аяк басуыбыз, Болгарны килеп күрүебезгә бик шат булдык. Тарихы бик кызыклы, ерак үткәннәргә барып тоташа. Борынгы болгарлар мәдәнияты турында мавыктыргыч итеп сөйләделәр. 7-8 гасырда булган вакыйгаларны якынча гына күз алдына китерергә тырыштык. Безгә борынгы болгарлар бик тырыш, уңган халык булган, дип сөйләделәр. Бу ил үзенең һөнәрчеләре, табиблары белән дан тоткан. Болгарда мәдәният зур үсеш алган. Шагыйрьләре, рәссамнары, дин әһелләре, укымышлы кешеләре белән горурланган. Мәгариф белән мәдәният электән үк бергә формалашып үскән. Аларны бер-берсен тулыландырган. Аннан соң безгә борынгы Болгар дәүләтендә төрле милләт һәм дин кешелеәренең үзара дус һәм тату яшәүләре турында шулкадәр мавыктыргыч итеп сөйләделәр. Бу бик тә мөһим. Чыннан да, бер туфракта дуслар һәм туганнар булып яшәүгә ни җитә инде! Ул хәзер дә шулай булсын иде. Форум кысаларында оештырылган бу сәфәр безнең өчен бик кадерле булды, – диләр чит ил делегациясе вәкилләре.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең социаль челтәрләр:
ВКонтакте Одноклассники Telegram
Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.
Нет комментариев