Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
Яңалыклар

Болгар ислам академиясендә гарәп теле буенча олимпиадага йомгак ясадылар

Олимпиада дүрт номинация буенча үтте.

Болгар ислам академиясендә Халыкара гарәп теле көненә багышланган гарәп теле буенча олимпиадага йомгак ясалды. Студентлар белемнәрен дүрт номинация буенча тикшерделәр.

“Шигърият” номинациясендә гарәп телендә комиссия сайлаган темага шигырьне яттан укырга кирәк булды. “Проза” номинациясендә студентлар гарәп телендә хикәя яздылар. Олимпиадада катнашучылар шулай ук гарәп язуы һәм грамматикасы буенча да белемнәрен тикшерделәр.

Олимпиада йомгаклары буенча, “Шигърият” номинациясендә – Мөхәммәдисо Ниъмәтов, “Проза” номинациясендә Илдар Гатауллин беренче урыннарны алдылар. Шамил Лиров – гарәп каллиграфиясен, Магомед Сәлимов – гарәп телен иң яхшы белүче булып табылды.

Җиңүче һәм призерларга грамоталар, акчалата һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырылды.

Фото - социаль челтәрләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев