Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Болгар бик матур шәһәр

Шәһәребез килгән кунаклар күңелендә нинди тәэсирләр калдырган.

Безнең хәбәрчебез әлеге сорау белән урамда һәм җәмәгать урыннарында очраган кешеләргә мөрәҗәгать итте.
Пруданс АТОХУМБО,
Бениннан килгән студент:
– Мин Казандагы халыкара мөнәсәбәтләр институтының беренче курсын тәмамладым. Болгарга экскурсия төркеме белән ун көнгә килдем. Тарихи урыннарны карап йөрдем, бик ошады. Аеруча Идел буендагы матурлыкны сокланып күзәттем. Скверда балалар белән сөйләштем. Әлбәттә инде, аларны күбрәк минем нинди милләттән булуым, тышкы кыяфәтем күбрәк кызыксындырды. Бу яклар миңа бик ошый, тик менә кышкы суыклары гына куркыта. Казандагы кебек үк, Болгарда да әйбәт кешеләр яшәвенә тагын бер кат инандым.
Алмакан АШИРОВА 
(Кыргызстанның Ош шәһәре):
– Бирегә оныгым туу сәбәпле килдем. Балаларга бераз булышасы килә, бер ай торырга уйлыйм. Кызым медицина институтында укый, киявем район хастаханәсендә табиб булып эшли.
Болгар – тыныч шәһәр, монда матур урыннар бик күп. Мин инде музей-тыюлыкта булырга өлгердем. Йорт каршыларында аллы-гөлле чәчәкләр үстерүләрен күреп сокландым. Бөтен җирдә дә шулай булсын иде.
Балаларымның кайда, нинди урында яшәүләрен килеп күргәч, алар өчен күңелем бик тыныч.
Виктория АЛЕКСЕЕВА,
8 класс укучысы (Димитровград шәһәре):
– Болгар – ял итү өчен бик җайлы шәһәр. Монда яшәүче әбием янына елына берничә тапкыр кайтам. Аерымлап нәрсәне билгеләп үтәргә була? Кояш кыздырган эссе көннәрдә парктагы агачлар күләгәсе астында утырырга мөмкин. Велосипедта йөрергә, бассейнда коенырга була. Каникулларны бу шәһәрдә бик теләп уздырам. Болгарның ел саен матурая, үзгәрә баруына шатланам.
Эдриан ДЖЕКСОН,
хәрби (Солк-Лейк-Сити, СШАның Юта штаты башкаласы):
– Мин бирегә өйләнергә, яраткан кызымны сорарга, дип кайттым. Изге-Авраамий чиркәвендә, изге чишмәдә булдым, Иделне  күрдем. Бу якларның табигате шактый үзенчәлекле, тарихи урыннарга бай. Әмма биредә яши алмас идем мин...
Сергей һәм Светлана ТЕЛИЩЕВЛАР 
(Киров шәһәре):
– Болгарда яшәүче туганнарым янына берничә генә көнгә булса да бик теләп кайтам. Рабига күле буенда ял итәбез, причалга барып теплоходлар каршылыйбыз, шашлык пешерәбез. Шәһәр кечкенә булса да, тулы тормыш белән яши, аның үз тарихы бар.
Надежда БЕГИЧЕВА  (Яр Чаллы шәһәре):
– Отпуска алгач, ел саен Болгарда яшәүче абыебыз янына кайтырга тырышабыз. Монда иркенләп ял итәргә, тарихи урыннар белән танышырга була. Кичләрен шәһәрнең гөлчәчәкләргә күмелеп утырган үзәк мәйданына чыгабыз. Черкиләрнең күп булуы гына җанга тия, кәефне боза...
(Бу темага үз фикерләрегез белән сез дә безнең сайтта үз фикерләрегез белән уртаклаша аласыз).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев