Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Спас районы игенчеләренә әле дә эш җитәрлек

Районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, бөртекле культуралар, шул исәптән бөртеккә суктырыла торган кукурузны да кертеп, барлык мәйданнарның 95 процентыннан җыеп алынган. Һәр гектардан уртача 22,4 центнер уңыш чыга, ашлыкның тулаем җыемы 87377 тонна тәшкил итә.

Ашлык кабул итү предприятиесенә 22800 тонна бөртек тапшырылган.

Басуларда узган айдагы кебек киеренкелек сизелмәсә дә, механизаторларның әле дә эше җитәрлек. Мәсәлән, рапс, соя һәм көнбагыш кебек культураларны җыеп алу бурычы тора. Рапс 800 гектар биләсә, соя мәйданы 1500 гектарлап булыр. 11 мең гектарда үстерелгән көнбагышны суктыру өчен дә шактый вакыт кирәк булачак. Аны көннәр коры торганда җыеп алу хәерлерәк. Салкында көнбагыш үзенең күп кенә сыйфатларын югалта.

Басуларда туфрак эшкәртү, ягъни җир сөрү эшләре дәвам итә. Бу мөһим агрочара 17700 гектарда башкарылган. Бу заданиедә каралганның 26 процентын тәшкил итә.

Вакыт ашыктыра. Димәк, көннәр коры һәм кояшлы торганда, механизаторларга булган мөмкинлекләрдән нәтиҗәле файдаланып калырга кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев