Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Соңгы кыңгырау...

Кичә районның барлык мәктәпләрендә соңгы кыңгырау бирделәр.

Быел безнең районда 53 укучы урта мәктәпне, 208 укучы тугызынчы классны тәмамлый. Унберенче класс укучылары арасында 5 кеше бик яхшы билгеләренә генә укып, медальгә өмет итә, алар барысы да шәһәр мәктәпләреннән. 3 укучы - 2нче шәһәр мәктәбеннән, 2 укучы 1нче урта мәктәптән.
Һәр чыгарылыш класс бу бәйрәмгә үзенчәлекле программа әзерләгән. 2нче шәһәр мәктәбендә ул аеруча истә кала торган булды. Тантананы башлап, мәктәп директоры Людмила Борюшкина барысын да бәйрәм белән котлады. Укуда, спортта, төрле олимпиадаларда җиңүгә ирешкән укучыларга ул Мактау грамоталары, татлы бүләкләр тапшырды.
Укучыларны һәм кунакларны шулай ук ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы вәкиле Әлфия Әхәтова, район мәгариф бүлеге җитәкчесе Александр Ермилин котлады.
Укучылар шигъри юллар, җыр һәм биюләр белән мәктәпкә, укытучыларга, әти- әниләргә зур рәхмәт белдерделәр. Тантаналы шартларда алар мәктәп хәзинәсен 10 нчы класс укучыларына тапшырдылар. Теләкләренең тормышка ашуын теләп, күккә күгәрченнәр һәм төрле төстәге шарлар очырдылар.
Соңгы кыңгырау бирү хокукы 11 классның иң яхшы укучылары Софья Выжленковага һәм Анастасия Тюленевага бирелде.
* * *
Быел Өчкүл урта мәктәбен 3 укучы һәм тугызынчы классны да шулкадәр үк укучы тәмамлый. Тантаналы линейкада яшьләр эше, спорт һәм туризм бүлеге җитәкчесе. Әхтәм Вәлиәхмәтов, мәгариф бүлеге методисты Светлана Никитина бәйрәм белән котлап, киләчәктә барысына да зур уңышлар теләде.
Аннары төрле дәрәҗәдәге иҗади конкурсларда уңышларга ирешкән укучыларга һәм укытучыларга бүләкләр тапшырылды. Укучылар туган мәктәпләренә багышлап шигырьләр сөйләделәр, җырлар башкардылар. Укучыларны мәктәп директоры Алсу Лешева, авыл җирлеге башлыгы Сергей Рыжев, ата-аналардан Мария Филиппова һәм Гүзәлия Нафина, беренче укытучылары Галина Севастьянова һәм Евгения Сидорова, беренче класс укучылары котлады.
Соңгы кыңгырау бирү хокукы, беренче класска укырга керүче Елизавета Телеганова белән бергә, мәктәпне тәмамлаучы һәр укучыга - Никита Ганичевка, Илмир Нафинга һәм Валентина Филипповага бирелде.
Хәзер укучылар алдында бик җаваплы сынау - бердәм дәүләт имтиханнарын уңышлы тапшыру бурычы тора. Алар ел дәвамында даими әзерләнеп килсәләр дә, сынау алдыннан һәр укучы дулкынлана. Аларның барысы да имтиханнарны уңышлы тапшырырга хыяллана, чөнки ул киләчәккә юл ача, тиешле балл җыеп, кайсы уку йортына керү мөмкинлеген күрсәтә.
Хәерле юл сезгә, кадерле укучылар!
Фото- видеорепортажлар http://www.spas-rt.ru/ru/component/k2/item/14076-fotoreportazh-s-poslednego-zvonka-v-s-tri-ozera-spasskogo-rayona.html
http://www.spas-rt.ru/ru/the-news/item/14071-posledniy-zvonok-v-bolgarskoy-sredney-shkole-#2-videoreportazh.html

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев