Хуш, ак халатлы фәрештәбез!
Матур гына тормышта яшәп торган, йөгерә-йөгерә эшләп йөргән җирдән, көтмәгәндә-уйламаганда авылыбызның шәфкать туташы, ак халатлы фәрештәбез Рабига Минвәли кызы Шаһиәхмәтова арабыздан китеп барды.
Авылдашларына һәрчак игелекләр генә кылды ул. Берәрсенә кайгы-хәсрәт килсә, иң беренче Рабига булыр иде анда. Тиешле беренче ярдәмне күрсәтер, назлы сүзләре белән юатыр, кирәк булса әрләп тә...