Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Составларда – үзгәрешләр

Спас муниципаль районы территориаль сайлау комиссиясе кайбер карарлар кабул итте. "Россия Федерациясе гражданнарының сайлау хокуклары һәм референдумда катнашу хокукының төп гарантияләре" Федераль законының 22, 26 һәм 27 маддәләре нигезендә, Спас районы участок комиссиясе составы резервына кертү өчен түбәндәге кандидатуралар сайланды: Данилина Надежда Геннадьевна - "Россия Федерациясе Коммунистлар партиясе"сәяси партиянең җирле...

Спас муниципаль районы территориаль сайлау комиссиясе кайбер карарлар кабул итте.
"Россия Федерациясе гражданнарының сайлау хокуклары һәм референдумда катнашу хокукының төп гарантияләре" Федераль законының 22, 26 һәм 27 маддәләре нигезендә, Спас районы участок комиссиясе составы резервына кертү өчен түбәндәге кандидатуралар сайланды:
Данилина Надежда Геннадьевна - "Россия Федерациясе Коммунистлар партиясе"сәяси партиянең җирле бүлегеннән, Закирова Фәүзия Шамил кызы, Коковина Татьяна Николаевна, Никитина Зөлфия Рөстәм кызы, Сабирҗанова Лилия Ислам кызы -"Гадел Россия" Бөтенроссия сәяси партиясенең җирле бүлегеннән.
* * *
"Россия Федерациясе гражданнарының сайлау хокуклары һәм референдумда катнашу хокукының төп гарантияләре турында" Федераль законның 29 маддәсе нигезендә, 2583 нче участок сайлау комиссиясе әгъзасы "Бердәм Россия" Бөтенроссия партиясенең җирле бүлегеннән күрсәтелгән Башкирова Елена Николаевнаның, "Россия Федерациясе Коммунистлар партиясе" җирле бүлегеннән күрсәтелгән Шитовкин Виктор Владимировичның, 2577нче участок сайлау комиссиясе әгъзасы "Бердәм Россия" Бөтенроссия партиясенең җирле бүлегеннән күрсәтелгән Галәветдинов Ринат Шәрифулла улының вәкаләтләре туктатылды.
* * *
"Россия Федерациясе гражданнарының сайлау хокуклары һәм референдумда катнашу хокукының төп гарантияләре турында" Федераль законның 29нчы маддәсе, ТР Сайлау кодексының 18 маддәсе нигезендә, 2577, 2583нче участок сайлау комиссияләре әгъзаларының вәкаләтләре туктатылу сәбәпле, 2577нче сайлау участогының сайлау комиссиясе рәисе итеп Ямбакты урта мәктәбе укытучысы Галәветдинов Рөстәм Рәшит улы билгеләнде, ул 1963 елның 17 гыйнварында туган, урта махсус белемле, "Татарстан яңа гасыр" - "Татарстан новый век" республика иҗтимагый хәрәкәтеннән тәкъдим ителде, 2587нче сайлау участогы сайлау комиссиясе рәисе итеп Иж-Борискино элемтә бүлеге почтальоны Амосова Ольга Евгеньевна билгеләнде, ул 1972 елның 5 маенда туган, урта махсус белемле, муниципаль берәмлекнең вәкиллекле органыннан күрсәтелде.
* * *
ТР Сайлау кодексының 81,109 һәм 114 маддәләренең 1нче өлеше нигезендә, 3нче бер мандатлы сайлау округы буенча икенче чакырылыш ТР Спас районы Куралово авыл җирлеге Советына өстәмә депутат сайланды дип табылды.
Куралово авыл җирлеге Советына депутат итеп Романов Александр Александрович сайланды. Ул сайлауда катнашучыларның иң күп тавышын җыйды.
* * *
Алексеевск муниципаль районының территориаль (округ) сайлау комиссиясе бишенче чакырылыш 44нче бер мандатлы Алекссевск сайлау округыннан үз-үзен күрсәткән Шәйхетдинов Альберт Әсхәт улын ТР Дәүләт Советына депутатлыкка кандидат булып теркәүне юкка чыгарырга дигән карар кабул итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев