Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Хуш, ак халатлы фәрештәбез!

Матур гына тормышта яшәп торган, йөгерә-йөгерә эшләп йөргән җирдән, көтмәгәндә-уйламаганда авылыбызның шәфкать туташы, ак халатлы фәрештәбез Рабига Минвәли кызы Шаһиәхмәтова арабыздан китеп барды. Авылдашларына һәрчак игелекләр генә кылды ул. Берәрсенә кайгы-хәсрәт килсә, иң беренче Рабига булыр иде анда. Тиешле беренче ярдәмне күрсәтер, назлы сүзләре белән юатыр, кирәк булса әрләп тә...

Матур гына тормышта яшәп торган, йөгерә-йөгерә эшләп йөргән җирдән, көтмәгәндә-уйламаганда авылыбызның шәфкать туташы, ак халатлы фәрештәбез Рабига Минвәли кызы Шаһиәхмәтова арабыздан китеп барды.
Авылдашларына һәрчак игелекләр генә кылды ул. Берәрсенә кайгы-хәсрәт килсә, иң беренче Рабига булыр иде анда. Тиешле беренче ярдәмне күрсәтер, назлы сүзләре белән юатыр, кирәк булса әрләп тә алыр иде. Авыл халкы арасында булган бөтен кайгы, әрнү-сыкраулар аның бәләкәй йөрәге аша узды. Кешеләргә карата нык игътибарлы булды, моң-зарны тыңлый белде, үзенең акыллы, тәҗрибәле киңәшләрен бирде. Көн димәде, төн димәде, яңгыр димәде, буран димәде, кышкы төннең ачы салкыннарында җылы урыныннан торып ярдәмгә ашыкты. Ире Айдар Рабигага буранлы-юлсыз төннәрдә алдан юл ярып барды, гомумән, аны гел озатып йөрде.
Рабигабыз күп еллар Чәчәкле фельдшер-акушерлык пунктында эшләп, авыл халкы арасында зур хөрмәт яулаган иде. Улы Айваз әле яңа гына Ульяновск шәһәрендә укуын тәмамлап диплом алып кайтты. Әнисенә шушы шатлыкны тоеп яшәргә насыйп булмаган икән. Бик яшьли киттең, ак халатлы фәрештәбез. Авыл халкына күрсәткән игелекләрең, кылган барча яхшылыкларың өчен урының җәннәтнең түрендә булсын. Барча туганнарыңа, иреңә, газиз балаңа Аллам сабырлык һәм түземлек бирсен. Хуш, ак халатлы фәрештәбез!
Чәчәкле авылы халкы исеменнән китапханәче Гөлсинә Габделвәлиева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев