КОТЛАУЛАР

Район ветеран оешмалары советы хезмәт ветераннары Рөстәм Әхмәтгәрәй улы Әхмәтгәрәевны – 90 яшь, Владимир Иванович Кузнецовны 75 яшь тулуы белән котлап, нык сәламәтлек, иминлек, җан тынычлыгы тели.
* * *
Урта Йорткүлдә яшәүче олы хөрмәткә лаеклы ирем, әтиебез, яраткан бабаебыз Рөстәм Әхмәтгәрәй улы Әхмәтгәрәевка 90 яшь тулды.
Кадерлебез! Сине ихлас күңелебездән матур гомер бәйрәмең белән тәбрик итәбез. Безне, балаларыңны һәм оныклырыңны, хезмәт сөяргә өйрәттең. Кайчак та-ләпчән, кирәк чакта кырыс та була белдең, ләкин һәрчак туры сүзле, гадел, киң күңелле, олы йөрәкле, мәрхәмәтле, ярдәмчел булып калдың. Аллаһы Тәгалә насыйп итеп, биргән гомереңне тазалыкта, муллыкта, башкарган хезмәтләреңә сөенеп, бәхет-шатлыкта, кайгы-хәсрәт күрми яшәргә язсын сиңа.
Гомереңнең һәрбер мизгелләре
Тулып торсын бәхет нурына.
Сәламәтлек ташламасын сине,
Шөкер итеп яшә барына!
Изге теләкләр белән: хатыны, балалары, кияү-киленнәре, онык-оныкчыклары.
Нет комментариев